Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында печән әзерләү һәм сенаж салу дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 29 июньгә 2,5 мең тонна печән әзерләнгән (26%), план 9,5 мең тонна. «Козлова М.И.» КФХ һәм кайбер вак фермер хуҗалыкларында ихтыяҗның 50% тан артыгы әзерләнгән. Калганнары исә ашыкмыйлар, нәрсәнедер көтәләр. Календарьда июнь азагы, беренче кат чабылган печәнне әзерләр вакыт.

Сенаж салуда «Агро-Основа», «Игенче», «Закрома» ҖЧҖ һәм «Козлова М.И КФХ мәшгуль. Көн саен 2000 тоннадан артык кыйммәтле азык салына. Барлыгы 14 мең тоннадан артык салынган, план буенча 55 мең тонна (25%). «Игенче» ҖЧҖдә сенаж салуны төгәлләгәннәр, әмма азык әзерләүне дәвам итәләр. Әлеге дә баягы, тагын берничә эре КФХ сенаж салырга ашыкмый. Бәлки, узган елдагы ачлы-туклы кышлату турында онытканнардыр?

Хәзер бөтен көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерергә кирәк, ә бер ай-ярымнан соң игеннәрне урып-җыю чоры җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев