Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Территориянең чисталыгы һәм төзеклегенә -аерым игътибар

Авыл җирлекләре башкарма комитетларының һәм районның бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның алты аена йомгак ясалды. Киңәшмә Архангел авыл мәдәният йортында узды һәм аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Алдагы киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында район Советының оештыру бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева хәбәр итте. Барлык йөкләмәләр, нигездә, үтәлгән.
Эшмәкәрләр советының төбәк вәкиле Евгения Янова үзмәшгуль гражданнарны теркәүнең барышы, район эшмәкәрләре өчен микрозаймнар үтемлелеге турында сөйләде (безнең районнан икесе бу эштә катнаша).
Район халкы тарафыннан социаль челтәрләрдә нинди мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелүе турында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Мартышова сөйләде. Төп мәсьәләләр, нигездә, чүп чыгару, урамнарда яктырткычлар булмау, су белән тәэмин итү  һ. б. проблемалар турында.
Әлеге сорауларга авыл җирлеге башкарма комитетлары һәм тиешле хезмәтләр тарафыннан оператив җавап бирү кирәклеге турында билгеләп үтелде.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова агымдагы елда җыелган үзара салым акчаларыннан файдалану турында җентекләп сөйләде. Барлыгы – 16,4 млн. сумнан артык акча. 20 июльгә эшләр һәм хезмәтләр өчен 1,5 млн. сумнан артык акча күчерелгән, үткәрелгән торгларда лимитлар – 8 млн.сум, калган акчалар 6,9 млн. сум тәшкил итә. Акчаларның күп өлеше (5,1 млн. сум) юлларны норматив хәлгә китерү өчен тотыла, су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтү өчен 4,2 млн. сум, 1,6 млн. сум – кышкы чорда юлларны карап тотуга, 1 млн. сум - контейнер мәйданчыклары төзүгә, калган суммалар зиратларны, чишмәләрне төзекләндерүгә һәм авыл җирлекләрендә тагын да мөһим юнәлешләргә тотылачак. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, авыл җирлеге башкарма комитетларына, җәйге вакытта билгеләнгән эш күләмен үтәү өчен, акчаларны куллануга документлар рәсмиләштерү мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәргә кирәк.
Аннары ул җирлек территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Кызганычка каршы, кайбер авыл җирлекләрендә территорияләрне чүп үләннәре баскан. Мисал өчен, Черемухово авыл җирлегендә (җирлек башлыгы Е. А. Сальцина) балалар уен мәйданчыгында барлык җиһазлар ватылган, комлыкта үлән үсә, ә авыл уртасында куаклыклар янында авыл халкы көнкүреш калдыклары чүплеге ясаган.
Зирекледә дә (авыл җирлеге башлыгы Җ. Г. Гайфетдинов) - хәтта үзәк урамда чүп үләннәре үскән, йортлар янында авыл хуҗалыгы техникасы һәм башка техника тора.
- Соңгы вакытта күпчелек җирлекләрдә төзекләндерү һәм чисталык торышына игътибар кимеде, - дип ассызыклады район башлыгы. - Чүп үләннәре авыл кырыенда гына түгел, шәхси хуҗалык территорияләрендә һәм урамнарда да үсә. Бу Черемухово Бистәсе һәм Зирекле белән беррәттән, Волчья Бистәсенә, Акбүре, Акъяр һәм тагын берничә АҖ гә кагыла. Кыска вакыт эчендә үз җирлекләрендә тәртип урнаштырырга кирәк.
Алга таба киңәшмәдә Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның беренче яртыеллыкта район бюджетының үтәлеше турында мәгълүматы тыңланды, ә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова муниципаль милекне сату, исәптән төшерү һәм баланска кую турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмә ахырында гаилә һәм мини-фермалар төзү, җирләрне рәсмиләштерүдә һәм башка документлар буенча АҖ башкарма комитетлары һәм районның тиешле хезмәтләре тарафыннан аларга ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде.
Азат МУСИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев