Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тиздән мәктәпкә 2019

Район мәгариф учреждениеләре 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзер булачак, - мәктәп һәм балалар бакчаларын уку елына кабул итү буенча район комиссиясе шундый нәтиҗәгә килде, комиссияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк җитәкләде.


Кайбер мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җитешсезлекләр булуга, хәтта җитди, федераль программа буенча ремонт эшләрен башкару графигыннан артта калуга карамастан, хәлне төзәтергә вакыт бар.
Компетентлы комиссиянең өч көнлек “марафон”ы Яңа Чишмәдәге «Теремок» балалар бакчасыннан башланды, төркемнәрнең төрле почмаклар һәм стендлар белән мул итеп бизәлүе беренче караштан ук коллективның укыту-методик комплектацияне яңарту өстендә җитди эшләвен аңлата. Шулай ук косметик ремонтны да үткәрергә онытмаганнар. 27 бала өчен бу бакча – яңа һәм кызыклы белем хәзинәсе.
13 бала йөри торган район үзәгендәге «Кояшкай» турында шулай дип әйтеп булмый. Монда уңай якка үзгәрешләр булмаган. Уку-тәрбия процессы иске методика буенча (бизәлешенә карап фикер йөрткәндә) узачак һәм балалар моңсу мәйданчыкта уйнаячак. Комиссия кисәтүләре кабул ителде һәм атна дәвамында хәлне төзәтергә вәгъдә иттеләр.
Петропавел гомуми белем бирү мәктәбе үзенең чиста, уңайлы сыйныфларында быел 60 укучыны кабул итәчәк. Заманча итеп бизәлгән мәктәп бинасы чәчәкләргә күмелгән. Укыту-тәҗрибә участогында җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге үсә.   Хәтта сирень икенче тапкыр чәчәк ата. Авылдагы «Кояшкай» балалар бакчасы да яңа уку елына әзер. Анда 21 бала йөриячәк.
Бер көн эчендә комиссия өченче «Кояшкай»ны карады һәм бусы инде Красный Октябрьдә иде. Һәм ул, дөресен генә әйткәндә, күпкә яхшырак.  Узган ел бу балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Шуңа күрә быел җәй коллектив коридорларда, төркемнәрдә һәм баскычта диварларны бизәүгә бөтен көчен куйган. Участоктагы койма тулысынча алыштырылган.
Красный Октябрь гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бинаның уку кабинетларын һәм коридорларын тәртипкә китергән. Бу эшләргә мәктәп акчасы (чәчәк үсентеләрен сатудан, макулатура җыюдан кергән табыш, шулай ук иганәчеләр акчасы) җәлеп ителгән. Биредә барлыгы 46 укучы белем алачак, быел беренче сыйныфка өч бала киләчәк.
Ә менә Волчья Бистәсенең гомуми белем бирү мәктәбендә быел 43 укучы белем алачак, аның каравы беренче сыйныф укучылары ике тапкырга күбрәк. Быел мәктәптә җылыту системасы ремонтланган, видеокүзәтү урнаштырылган. Укыту-тәҗрибә участогы бик яхшы хәлдә.
Бу авылның “Колосок” балалар бакчасы узган ел ныклап төзекләндерелгән иде. Быел коллективка уен участогын һәм төркем стеналарын бизәү буенча эш алып барырга туры килгән. Балалар бакчасына 8 бала йөри.
Өч укучы быел Акбүре гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына укырга киләчәк һәм ул вакытта биредә 37 укучы булачак. Мәктәпнең косметик ремонтына 7 мең сум иганәчеләр акчасы җәлеп ителгән. Котельныйны мәктәп коллективы тарафыннан җыелган акчага ремонтлаганнар (5 мең сум), район бюджеты акчасына (6 мең сум) боздан зыян килгән бинаның фасады ремонтланган.
Шушы ук бинада урнашкан «Кояшкай» балалар бакчасы да яңа уку елына тулысынча әзер.  Мәктәп территориясе чистартылган һәм төзекләндерелгән, әмма балалар бакчасына капка кую таләп ителә (балалар территориядән читкә чыкмасын өчен).
Яңа Чишмәнең «Крепыш» балалар бакчасында балалар өчен уен мәйданчыгында яңа корылмалар төзелгән, тематик стендлар яңартылган. Уку елына әзерлек буенча бернинди кисәтүләр дә юк.
Архангел гомуми белем бирү мәктәбе сыйныфларда, коридорларда, спортзалда косметик ремонт ясаган, бу максатларга 17 мең сум акча сарыф ителгән һәм һәр педагог үз акчасын керткән. Яңартылган кабинетларда 33 укучы белем алачак, алар арасында ике беренче сыйныф укучысы да бар. «Әкият» балалар бакчасына 20 бала йөри.  Биредә барысы да, чыннан да, әкияттәгечә, матур, уңайлы һәм тыныч.
Зирекле мәктәбе яңа уку елына әзерлеккә 60 мең сум акча тотулары белән горурлана, бу үзләре үстергән үгезләрне сатудан кергән акча.  Әмма мәктәпне тәмамлаучыларның (55 мең сум) ярдәменнән башка да булмый. Спорт залын ремонтлау химаячеләре - авылның волейбол һәм баскетбол командалары.
Бу уку елында парталар артында 68 укучы үз урыннарын алачак, шуларның берсе генә – беренче сыйныф укучысы һәм бу мәктәп районда укыту – тәрбияләү һәм сәламәтләндерү эшен алып бару буенча иң яхшыларның берсе булып торуына карамастан.
«Йолдыз» балалар бакчасына 12 бала йөри. Алар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Ә котельныйны күпләргә үрнәк итеп куярга була.
Әдәмсә гомуми белем бирү мәктәбе 63 укучыны кабул итәчәк. Быел аларда 5 беренче сыйныф укучысы бар. Бу мәктәпнең башлангыч сыйныфларында Базарнов методикасы буенча сәламәтлекне саклау технологияләре кертелгән.
Уку елына әзерлек өчен 100 мең сумнан артык акча тотылган һәм күп эш башкарылган: принтерлар, мотоблок, киптергечләр һәм башкалар сатып алынган. Тик бу акчалар болдырны тигезләү һәм запас чыгу ишеген ремонтлау кебек проблемалы участокларны бетерүгә җитмәгән. Хәер, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан якын арада боларның барысын да төзәтү ысулын табарга вәгъдә ителгән.
«Алсу» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре ике ел капиталь ремонттан соң бинаның матурлыгыннан, уңайлы һәм чиста булуыннан ләззәт алалар. Быел 24 бала өчен уен һәм уку зоналарын төзекләндерүгә, яңартуга 5 мең сумга якын акча тотылган.
Тубылгытау гомуми белем бирү мәктәбе быел баскычның кырыйларын ремонтлауга 10 мең сумга якын акча тоткан, тагын 10 мең сумга сыйныфларны, коридорны яңартканнар. Бина балаларны мәктәпкә кабул итәргә тулысынча әзер. Быел алар 43 булачак, алар арасында 2 беренче сыйныф укучысы. «Тургай» балалар бакчасы шул ук бинада урнашкан, бирегә 27 бала килә. Быел 50 мең сумлык грантка алар күчмә спорт җайланмасын алганнар.
           
            (Ахыры 3 биттә)
(Ахыры. Башы 2 биттә)
Ленино урта мәктәбе коллективы янә дулкынлана: алардан киткән директорның урынын кем алыр? Габделгазиз Юнысов бу вазифадан мәктәпнең аяныч торышын төзәтеп һәм аны күп кенә күрсәткечләр буенча иң яхшылар рәтенә чыгарып китә. Мәктәп коллективы борчылып, бәлки ялдан соң янә безгә килер дип өметләнәбез әле, диләр.  Узган ике ел эчендә мәктәпне ремонтлау һәм җиһазландыруга шактый акча җыеп һәм кертеп, быел кабинетларда һәм спорт залында косметик ремонт ясыйсы гына калган. 2 сентябрьдә беренче сыйныфка 9 укучы киләчәк, ә мәктәптә барлыгы 100 бала булачак.
«Ләйсән»  балалар бакчасы хезмәткәрләре уку елына әзерлектә төп басымны бюджеттан бүлеп бирелгән акчага 16 яктырткыч плафон алыштыруга ясаганнар.
    Шулай ук Л. Арбузованың химая ярдәменә һәм үз акчаларына комлык (песочница), койма ясаганнар һәм котельныйны ремонтлаганнар. 35 ел элек төзелгән бакчага йөрүче 32 бала, аларның әти-әниләре һәм коллективы әлеге бинаның 2020 елга капиталь ремонт программасына кертелүе турындагы хәбәрне шатланып кабул иткәннәр.
Акъяр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы инде берничә ел иганәче-якташлары кайгыртуында. Быел да Х.Сәүбәнова, Ф. Саматов, Р. Сөләйманов стеналар һәм идәннәрне яңарту өчен буяуга 33 мең 600 сум биргәннәр, акчаның бер өлешен мәктәп укытучылары җыйган.
Биредә 14 укучы белем ала һәм 13 бала тәрбияләнә.
Быел 83 укучы белем алган Шахмай урта мәктәбе беренче сыйныфка ике укучы кабул итәчәк. Быел коллектив үз көче белән сыйныф бүлмәләренең дизайнын алыштырган, стеналары күпкә якты һәм тынычландыра. Нәтиҗәле уку процессы һәм балалар иминлеге өчен кирәкле булган башка максатларга 40 мең сум иганәче акчалары сарыф ителгән.  Линолеумны алыштыру өчен тагын 300 мең тирәсе акча кирәк.
«Ромашка» балалар бакчасына 17 бала йөри, монда барлык шартлар да тудырылган, кисәтүләр юк.
Чаллы Башы гомуми белем бирү мәктәбе быел 29 бала кабул итәчәк. Беренче сыйныфка баручы бер укучы өйдә белем алачак. Быел биредә стеналарны һәм спорт залының идәнен буяганнар. Технология укытучысы Рәмис Шакировның бик яхшы эше билгеләп үтелде.
«Кояшкай» балалар бакчасында 11 бала тәрбияләнә, бинаның тышкы һәм эчке ягын тәртипкә китергәннәр.
Чертуш башлангыч мәктәп – балалар бакчасында барлыгы 12 бала: 7 се-бакчада, 5се-мәктәптә. Бинаның сакланышы бик шәп, тирә-юнь эстетик яктан төзекләндерелгән.
Чуаш Чабаксары гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 38 укучысын каршы алачак, алар арасында ике беренче сыйныф укучысы бар. Бу эштә аларга 22 мең сум күләмендә иганәчеләр акчасы булышкан. «Колосок» балалар бакчасына 16 бала йөри. Быел биредә плафоннар, керү ишеге алыштырылган, стеналарны буяганнар.
Екатерина гомуми белем бирү мәктәбендә быел агач коймаларны металл коймага алыштыруны төгәлләгәннәр, спортзал тирәли отмосткаларны ремонтлаганнар, котельный һәм классларга ремонт ясаганнар. Сентябрь аенда 41 укучы укый башлаячак, шуларның 4се беренче сыйныф укучысы. «Улыбка» балалар бакчасында 9 бала вакытны яхшы һәм файдалы итеп үткәрә.
Черемухово мәктәбе чәчәкләргә күмелгән, бина эчендә диварларның, җиһазларның сакланышы әйбәт. Беренче сыйныфка 7 укучы киләчәк, барлыгы 64 укучы белем алачак.
301 укучы белем алучы Яңа Чишмә гимназиясе дә быел шул ук программа буенча өч сыйныф бүлмәсенә капиталь ремонт ясый. Коллектив сентябрьгә кадәр калган вакыт эчендә (әлбәттә, сыйфатлы итеп) эшләр тәмамланыр дип өметләнә, гәрчә төзүчеләр эшендә эшсез тору күренсә дә. Башка кабинетларны әзерләүгә 53 мең иганәчеләр һәм бюджет акчасы тотылган.
«Алтын ачкыч» балалар бакчасы-күпләр хыялындагы бакча. Ул заманча җиһазландырылган, димәк, коллективның бурычы шушы иминлекне саклап калудан, ә көчләрне тәрбия һәм белем бирү эшен камилләштерүдән гыйбарәт. Биредә 100 бала өчен нәрсә эшләнә. Мөдир Любовь Михеева билгеләп үткәнчә, аларда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре иҗади һәм ярдәмчел, бар нәрсәдә булышып торалар.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы инде икенче ел спортзалга капиталь ремонт көтә.  Әлеге мәктәпнең 136 баласы физкультура дәресләрен саф һавада үткәрә. Химаячеләр ярдәме белән дә коллектив карамагында булган 146 мең сум акча ашханәне яңартуга, экран һәм проектор сатып алуга киткән.  Балалар бакчасында 34 бала төрле күңел ачу һәм шөгыльләрдә үзләрен бәхетле хис итә.
«Ландыш» балалар бакчасы, 2020 елда ныклап капиталь ремонт көтүгә дә карамастан, уку елына, һәрвакыттагыча, бик яхшы әзерләнгән. Комиссия тарафыннан нәкъ менә уку-танып белү процессына кертелгән күп кенә яңалыклар билгеләп үтелде. Косметик ремонт һәм күңел ачу-уен зоналарын урнаштыру максатыннан 100 мең сумга якын акча тотылган, әлеге акчаларның шактый өлеше балалар бакчасы коллективы тарафыннан эшләп табылган. Мөдир Наталья Ведякина 131 тәрбияләнүченең барлык әти-әниләренә ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Зубовлар, Козловлар, Саматовлар гаиләләре ярдәм итүдә аеруча актив.
Яңа Чишмә урта мәктәбе федераль программага кергән өч бәхетленең берсе, шулай ук, гимназиялеләр кебек үк, төзүчеләрнең объектка әйләнеп кайтуын өметләнеп көтә, ашыгыч эшләрнең сыйфаты өчен борчыла.  Тагын: ремонт эшләрен тәмамлау гына аз, төзүчеләрдән соң коллективка барлык катларны юарга вакыт кирәк булачак. 211 бала (24 беренче сыйныф укучысы) тамбурны яңарту һәм кабинетларда яктырту, шулай ук кайбер сыйныфларда линолеум алыштыруга сөенәчәк.  Иҗади коллектив коридор стеналарында стендларны да яңарткан.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев