«Тоннель» операциясе Яңа Чишмәдә ЮХКне бозган 6 кешене ачыкларга ярдәм иткән
«Тоннель» операциясе 19 гыйнварда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән.
- 19 гыйнварда Яңа Чишмәдә үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 6 ЮХКен бозу очраклары ачыкланды. Алар арасында:
- балаларны автокреслога утыртмаган килеш йөртү - 2 очрак;
- хәрәкәт иткәндә иминлек каешын эләктермәү - 1 очрак;
- техник яктан төзек булмаган автомобильдә йөрү - 2 очрак;
- транспорт чарасының юлның машиналар йөри торган өлешендә туктавы -1 очрак.
Бу хакта безгә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Наталья Сабирҗанова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев