Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү юлында

Екатерина АҖ Советының киңәйтелгән утырышында АҖ башлыгы Наталья Баранова еллык эшкә хисап тотты. Утырышта район башлыгы урынбасары Надежда Попкова да катнашты

Наталья Баранова җыенда узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлеше турында сөйләде. Ел дәвамында дүрт мәсьәлә хәл ителгән:
- былтыр да, быел да юллар вакытында чистартып торыла;
- эчә торган суның сыйфатын яхшырту өчен үзара салым акчасына Совет урамында суүткәргеч алыштырылган. Хәзер өйләргә чиста су килә;
- Яшьләр урамында газ компенсаторын күтәргәннәр;
- зарурлыгы булмаганга колонкаларны ябу турындагы тәкъдим карап тикшерелгән. Совет, Үзәк, Яр буе урамнарында колонкалар ябылган.
2016 елда АҖ башкарма комитеты нинди эшләр башкарган соң?
- Безнең район территориясендә 30 дан артык республика программасы тормышка ашырыла. Шул нисбәттән 2016 елда Екатерина Бистәсендә ФАП-на 100 мең сумлык ремонт ясалды. Бу программалар 2017 елда да гамәлдә булачак. Безнең авыл җирлегендә 23, Яңа Иванаевода - 10, Екатерина Бистәсендә 13 урам яктырткыч лампаларны алыштыру, авыл җирлеге бинасына (1млн.200 мең сумлык) капиталь ремонт ясау планлаштырылган иде.
Төрле конкурс проектларында катнашып, без 2 ел рәттән грантлар алабыз. 2016 елны Яңа Иванаеводагы чишмәне төзекләндерү һәм халыкка культуралы ял итү өчен шартлар тудыру буенча безнең проект өчен РИТЭК узган елның декабрь азагында 150 мең сум акча күчерде. Бүгенгесе көндә чишмә суы анализга алынды, җиһазлар һәм төзелеш материаллары сатып алуга заказ бирелде. Быел тагын 2 проект эшләнде: Екатерина балалар бакчасында уен мәйданчыгы төзү, Екатерина АМЙ-га сәхнә костюмнары һәм җиһазлар алу күздә тотыла, - диде үз чыгышында Наталья Баранова.
2017 елда салым акчаларына без түбәндәге эшләрне башкарырга ниятлибез: торак пунктлар чикләрендәге юлларны яхшы хәлдә тоту, чишмәне төзекләндерү, урам яктырткычларын ремонтлау, алыштыру һәм яңаларын урнаштыру.
Шәхси хуҗалыктан кергән табыш гаилә бюджетына өстәмә керем, ә кайберәүләр өчен бердәнбер һәм төп табыш чыганагы булып тора.
Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә ташламалы кредитлар зур әһәмияткә ия. Әмма Екатерина Бистәсе алынган ШЯХ кредитлары буенча районда 10 урынны гына били.Ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр сөт һәм ит сатудан ярыйсы гына табыш алалар.
АҖ Советы каршында җәмәгать оешмалары да эшли: 2016 елда Екатерина авыл җирлегенең хатын-кызлар һәм җәмәгатьчелек Советлары тарафыннан уңышсыз гаиләләрдәге һәм аерым гражданнарның проблемалары каралган.
Әйтик, медицина каравы үтмәүчеләр, балигъ булмаганнарның төнге сәгать 10нан соң урамда йөрүләре, ата-аналар түләве буенча бурычларны түләмәү. Хатын-кызлар Советы әгъзалары уңышсыз гаиләләрдә булганнар, әмма, кызганычка каршы, гаиләдә уңай якка үзгәрешләр юк һәм суд ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул иткән.
Авылның төп проблемалары
Җыен барышында халык экология проблемасы турында сөйләде:
1. Атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә авылда күкертле водород исе тора, әмма һаваның чисталыгына анализ алучы экологлар аны чиста диләр. Бәлки табигатьне саклаучылар анда башка көннәрдә булалардыр?
2. Суүткәргечтә су басымы нормада, ә өйләргә су килми. Үз көчең белән генә бетерү мөмкин булмаган ике су агып тора торган урын бар.
3. Чүп үләне басып киткән ташландык бакчалар байтак.
4. Сукбай этләр дә йөри.
5. Балтырган үләне бик нык таралган, авылда еланнар да үрчи тора. Авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту буенча эшне активлаштырырга, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итәргә - башка көндәлек мәсьәләләр белән беррәттән әлеге барлык проблемаларны АҖ башкарма комитеты авыл халкының актив ярдәме белән генә хәл итә алачак. Андыйлар авылда бар, бу: Михаил Грязнов, Алексей Семенов, Юрий Кислов, Николай Смурыгин, Андрей Буров. Җыенда аларга рәхмәт белдереп, бүләкләр бирделәр. Екатерина мәктәбенең хуҗалык мөдире Алексей Меркурьев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова бүләкләрне аның тормыш иптәшенә (1 биттә рәсемдә) тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев