Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Төп бурыч – район халкының тормыш сыйфатын күтәрү

15 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 46 нчы утырышы булып узды, анда 2018 ел нәтиҗәләре каралды һәм 2019 елга бурычлар куелды. Доклад белән Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады.

Республика парламенты башлыгының безнең районга эш сәфәре локаль сугышларда катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куюдан башланды. 15 февральдә совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулды һәм бу көнне яңачишмәлеләр яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны хөрмәтләп искә алдылар, бүгенге көндә исән-сау булган сугышчы-интернационалчыларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Безнең районнан Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә 43 егет катнашкан, шулардан бишесе һәлак булган.
- Бүген бөтен ил һәлак булганнарны хөрмәтләп искә ала, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, онытылмаслык дата уңаеннан оештырылган митингта.
- Безнең бурыч – үзләренең хәрби бурычын үтәгән сугышчылар турындагы хәтер-хатирәләрне буыннар аша алып бару (күңелдә саклау) һәм, иң мөһиме, - безнең тыныч булмаган дөньяда яңа корбаннарга юл куймау өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. 
Аннан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы белән бергә РҮХ поликлиникасында булдылар, анда республика программасы буенча капиталь ремонт ясалган (25 млн. сумнан артык). Алар яңартылган кабинетларны карап йөрделәр, яңа санлы рентгенологик комплексның, УЗИ аппаратының эше белән таныштылар.
Утырыш башланыр алдыннан җыелучыларның барысы да безнең районда җитештерелә торган продукцияләрдән торган күргәзмә белән таныштылар һәм районның социаль-икътисадый үсеше турында документаль фильм карадылар.
Совет утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, нефть компанияләре вәкилләре, район башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, район суды рәисе, район прокуроры, ЭЭБ начальнигы, район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары рәисләре дә катнашты.
- 2018 елга йомгак ясап, без икътисад үсеше темпларын саклап кала алдык дип әйтергә мөмкин, - дип билгеләп үтте үзенең докладында Вячеслав Козлов. - 2018 елда тулаем территориаль продукт (ТТП) күләме 19,3 млрд. сум тәшкил итте (үсеш динамикасы 11,1 %), ТТП туплауда иң зур өлешне район нефтьчеләре кертә (69 %). Төп капиталга инвестицияләр үсеше дә күзәтелә – 2018 елда аларның күләме 5,5 млрд. сум тәшкил итте. 
Республика районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингына туры китереп, безнең район ел башына чагыштырмача бер пунктка күрсәткечне яхшыртып, 45 муниципаль берәмлек арасында 6 урынны били.
Районда авыл хуҗалыгы мөһим тармак булып тора, аның өлеше район ТТП да 5,7 % тәшкил итә. Районда ике эре агрофирма һәм 50 КФХ эшли, алар файдалануында 90 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар һәм монда 1050 кеше хезмәт куя.
 “Ел коры һәм сөткә сатып алу бәяләренең түбән булуына да карамастан, район аграрийлары авыл хуҗалыгы нигезен тәшкил иткән төп нәрсә, төгәлрәге, чәчүлек мәйданнарны һәм терлекләрнең баш санын саклап кала алды, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов. - Үсемлекчелектә акчалата выручканы арттыру резервларының берсе булып бүгенгесе көндә югары маржиналь культуралар үстерү тора (алар чәчүлек мәйданнарының 10 % ын били, бурыч – 15 %ка кадәр җиткерү).
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны арту да мөһим позитив күрсәткеч булып тора – 2018 елда 2 % тәшкил итте. Сөт җитештерү 3 % ка артты, 1 баш сыердан савып алынган сөт 4973 кг тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча уртача хезмәт хакы 17059 сум (республика буенча – 22834 сум).
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Авылда реаль керемнәрне арттыру буенча шәхси хуҗалыкларны үстерүне стимуллаштыру мөһим бурыч булып тора. Гәрчә ШЯХ-ларда терлекләрнең баш саны буенча безнең район уртача республика күрсәткеченнән югары булса да, 2018 ел, кызганычка каршы, ШЯХ ларда терлекләрнең баш саны кимү буенча борылыш елы булды.
Объектив сәбәпләр булып лейкоз һәм сөткә бәяләрнең төшүе тора. Шуңа карамастан ШЯХ да сыерларның баш санын гына түгел, аларның продукция бирүчәнлеген, тиешенчә ашату, мини-фермалар төзелешен һәм авылда кооперация үсешен арттыру аша продукция күләмен үстерү нокталары да бар.
Районда 353 кече һәм урта бизнес субъекты эшчәнлек алып бара. 2018 елда аларда тәэмин итү күләменнән 40 % тан артык сатып алулар башкарылган. Район территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге ике сәнәгать мәйданчыгы эшли, тик аларны резидентлар белән тутыру дәрәҗәсен яхшыртасы бар.
Тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда халыкның акчалата кереме мөһим роль уйный. Ул җан башына 19509 сум тәшкил итә һәм 7,7 %ка арткан. 2019 елга бурыч-керем үсеше җан башына 20700 сумнан да ким булмаска. Предприятие һәм оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2018 елда 36536 сум тәшкил итә. Пенсиянең уртача күләме – 12721 сум (үсеш 1036 сум).
Докладчы шулай ук төзелеш һәм ТКХ, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, хокук саклау органнары учреждениеләре буенча эшкә җентекле анализ ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Шулардан иң мөһиме – район халкының тормыш сыйфатын күтәрү, икътисадны ныгыту һәм булган ресурслардан тагы да нәтиҗәлерәк файдалану.
Доклад буенча фикер алышуда Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм РҮХ баш табибы Рафис Вафиннар катнашты.
Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин үткән елны Яңа Чишмә районы яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады һәм барлык юнәлешләр буенча гомумреспублика икътисадына саллы өлеш кертә, дип билгеләп үтте.
Татарстанда тормыш итү өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә булышуга юнәлдерелгән 38 республика программасы эшли. Соңгы вакытларда авыл тормышы үзгәрде – яңа клублар, ФАП лар, мәктәпләр, юллар төзелә һәм шунысы да мөһим – район барлык социаль программаларда катнашсын иде.
Авыл халкын алда торган чәчү кампаниясе дә борчый. “Минераль ашламаларга акча булмау – бу барлык районнарның тагын бер уртак проблемасы”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Тик безнең полосада ашламаларсыз чәчү – бу нәтиҗәсез, буш эш.
Утырышта авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең пропорциональ булмавы (диспаритет) турында да сүз алып барылды. Авыл хуҗалыгы продукциясен озату бәяләре һәм кибеттәге бәяләр арасында зур аерма булу уңаеннан берничә сорау булды. - Базар икътисады шартларында сәүдә итү бәяләрен көйләү катлаулы, - дип җавап бирде парламент башлыгы, - әмма сорау урынлы. Энергия йөртүчеләргә һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр диспаритеты югары. Сәүдә челтәрләрендә бәяләр сатып алу бәяләреннән шактый югары. Һичшиксез, бу гаделсезлек. Без әлеге хәлне көйләячәкбез һәм кирәк булган очракта сәүдә итү хакына өске һәм аскы чик урнаштыру тәкъдиме белән федераль үзәккә мөрәҗәгать итәчәкбез.
Утырыш азагында бүләкләү церемониясе булды. РҮХ баш табибы урынбасары Равил Алукаев Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде, “Агро-Основа” ҖЧҖ бухгалтеры Гөлисә Гатауллинага “ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде, Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенниковка һәм икътисад бүлеге начальнигы Нина Ивановага ТР Президенты Рәхмәте белдерелде, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловка ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде, “Ямашнефть” НГДУ цехы начальнигы Валерий Борисовка һәм Тубылгытау АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйлевка ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды, райгаз начальнигы Владимир Дунаевка һәм Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцинага муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатлары бирелде, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхаковага ТР Икътисад министрлыгы Рәхмәте белдерелде, “Агро-Основа”  ҖЧҖ бозау караучысы Татьяна Кораблева район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде (бүләкләнүчеләрнең фотоларын безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз).
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 46 нчы утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев