Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яңа Чишмә Интернат-йортында булган

Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә алар 53 өлкән яшьтәге кеше яши торган учреждениенең эше белән танышканнар, андагы яшәү шартларнын бәяләгәннәр, кешеләр белән аралашканнар.

«Картлар йортына эләгә торган кешеләрнең күңелләрендә актив булу теләге саклана. Шуңа күрә, аларның тормышын мөмкин кадәр кызыграк, вакыйгаларга бай итәргә тырышырга кирәк. Һәм, һичшиксез, алар монда үзләрен өйдәге кебек хис итәргә тиеш»,- дип билгеләп үткән Эльмира Зарипова.

Биредәге әби - бабайларга күңелсезләнергә туры килми. Интернат-йорт хезмәткәрләре төрле мастер-класслар, тернәкләндерү өчен дәресләр үткәрәләр, ә хәзер барысы да бергә Яңа ел атмосферасын булдыралар- бәйрәмгә әзерләнәләр.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә Картлар йорты коллективы хезмәткәрләренә анда яшәүче картларга күңел җылысын бүләк иткән һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев