Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ТР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының җыелма командасы шаяннар һәм тапкырлар клубының (ШТК) «Әйдә ШаяРТ» татар лигасының чирек финалына узган

5 һәм 6 декабрьдә Казанда ШТКның «Әйдә ШаяРТ» татар лигасы уеннары узган.

«Профкәмит» командасы составына Әгерҗе, Сарман, Азнакай, Биектау районнары мәдәният хезмәткәрләре кергән, безнең районнан Тубылгы Тау мәдәният йорты мөдире Айгөл Вафина катнашкан.

Чара Татарстан халыклары Дуслыгы йортының концерт залында узган. Беренче көнне «Зур фестиваль» булган (аның нәтиҗәләре буенча Лиганың яңа сезонында катнашучылар билгеләнә). Икенче көнне командалар үзләрен 1/8 уенда күрсәткәннәр. 13 команда арасыннан 1/8 уенга 11, ә чирек финалга нибары 8 команда гына эләккән. Хәзер оештыручыларда яңа «фишка» барлыкка килгән - командаларны «көчсез» һәм «көчле» төркемнәргә бүләләр. Сезон дәвамында һәр команда әлеге төркемнәрнең икесенә дә эләгергә мөмкин.

Барлык командалар атна буе уеннарга әзерләнгәннәр. Лиганың мөхәррирләре командаларга үз чыгышларын әзерләргә булышканнар. Командалар күрсәткән уенны жюри бәяләгән, алар арасында теле- һәм радио - алып баручылар, ТР һәм БРның атказанган артистлары: Җ.Шакиров, А. Садыйров, В. Ганиева, И. Бах, Ә. Хәбриев, Р. Агдиев булган.

Уеннарның телевизион версиясе якын арада ТНВ телеканалы эфирында күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев