ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Яңа Чишмә районында булды
8 ноябрьдә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Яңа Чишмә районына килде.
Ул Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта булды, коллектив белән очрашты, социаль хезмәт алучыларның яшәү шартлары белән кызыксынды һәм сорауларга җаваплар бирде.
Аннан соң район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская, мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева һәм Мәшгульлек үзәге директоры Резеда Хөснуллина белән очрашты. Социаль эш буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышынды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев