Тубылгы Тау авылыннан Илгиз Әбүнәгыймов Ватан өчен үз гомерен биргән
Бүген Тубылгы Тау авылында үз теләге белән СВОга киткән һәм Ватан өчен батырларча үз гомерен биргән Илгиз Әбүнәгыймов белән хушлаштылар.
Хушлашу мәрасименә район җитәкчелеге, учреждениеләр хезмәткәрләре һәм авыл халкы җыелган иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм АҖ башлыгы Фәрит Исмәгыйловлар мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар.
Хәрби часть вәкиле, Илгизнең полкташы Сергей аның куркусызлыгын һәм батырлыгын билгеләп үтте һәм Илгизнең хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителүен җиткерде.
Якташыбыз Илгиз Әбүнәгыймовның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Комментарии
0
0
Балакаем
0
0