Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тубылгы Тау һәм Ленино артистлары игенчеләрдә кунакта булганнар

Тубылгы Тау һәм Ленино мәдәният йортлары хезмәткәрләре, «Агро-Основа» ҖЧҖ игенчеләрен бәйрәм алды концерты белән сөендергәннәр.

Тубылгы Тау һәм Ленино мәдәният йортларыннан килгән артистларны күрү, чәчүдә эшләүче механизаторларны бераз гаҗәпләндергән. Төшке ялга туктаган механизаторлар тамак ялгый-ялгый моңлы җырлар, нәфис сүзләр тыңлаганнар. Бу көтелмәгән концерт аларның күңелләрен күтәргән.

Басуда яңгыраган гармун тавышын бераздан трактор гөрелтесе алыштырган.

Әйе, язгы чәчү чорында һәркем үзеннән ниндидер өлеш кертергә тырыша. Чөнки ел әйләнәсе өстәлләребездән икмәк өзелмәсен өчен, язын аеруча тырышырга кирәк.

«Ял иткән механизаторлар кабаттан җиң сызганып эшкә керештеләр. Безнең җыр-биюләребез, җылы сүзләребез игенчеләрнең хезмәтенә дәрт өстәсен. Алдагы көннәрдә дә эшләрендә уңышлар теләп калабыз»,- дип яза Тубылгы Тау АМЙ мөдире Айгөл Вафина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев