Тубылгытау авылында хезмәт сөючән кешеләр яши
2025 елда авыл халкы үз хуҗалыкларын үстерүгә 18,5 млн. сумга якын акча керткән.
Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә Тубылгытау җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Фәнил Исмәгыйлев сөйләде.
Авыл тарихы
Авылның тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Кирмән –Тубылгытау крепосте (Крепость урынында куе булып тубылгы үскән, исеме дә шуннан килеп чыккан) Болгар дәүләтенең чикләрен саклау өчен төзелгән булган. Тора-бара кирмән шәһәргә әверелә. Чәчәк ату вакыты 14 гасыр санала. Тубылгытау шәһәрлеге археологлар тарафыннан берничә тапкыр тикшерелгән. Алар тарихи һәйкәлне Болгар-Алтын Урда каласы калдыклары белән бәйлиләр. Шәһәр, мөгаен, дошман тарафыннан камалышта чакта янгын аркасында юк ителгәндер.
Авыл үзе шәһәрлек янында XVII гасырның икенче яртысында Сембер төбәгеннән күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнгән. Рәсми атамасы Югары Никиткино була, ләкин җирле халык аны Тубылгытау дип атый. 1859 ел мәгълүматлары буенча биредә 500 дән артык кеше яшәгән. Беренче колхоз 1929 елда төзелә. Алга таба авыл «Советская Татария» газетасы исемендәге миллионер колхоз составына керә.
Җирлекнең мәйданы 2600 гектарга якын, шуның 1935 гектары – авыл хуҗалыгы җирләре. 2026 ел башына халык саны 591 кеше тәшкил итә, даими рәвештә 482 кеше яши.
Хезмәт ресурслары һәм демография
2026 елның 1 гыйнварына эшкә сәләтле халык 304 кеше тәшкил итә. Шулардан: 50 кеше бюджет учреждениеләрендә эшли, 12 кеше авыл хуҗалыгында, 37 кеше нефть тармагында һәм башка хуҗалык хисабындагы предприятиеләрдә, 103 кеше районнан читтә эшли, 35 кеше сәүдә белән шөгыльләнә, 24 студент.
2025 ел өчен демографик күрсәткечләр: дүрт бала туган, дүрт кеше үлгән. Башка җирлекләрдәге кебек үк, халыкның картаюы күзәтелә: 482 кешенең 127 се 60 яшьтән өлкәнрәк.
Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар
Җирлек территориясендә бер агрофирма, ике шәхси эшмәкәр һәм 12 үзмәшгуль эшли. Алар сәүдә, транспорт хезмәте күрсәтү, металл эшләнмәләр җитештерү һәм урнаштыру һ.б. өлкәләрдә эшлиләр. Аларның кайберләре төзекләндерүдә даими катнаша һәм авыл җирлеге башкарма комитетына иганәчелек ярдәменнән баш тартмый.
165 хуҗалыкта 195 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 117 сыер), 128 баш сарык һәм кәҗә, 12 ат һәм 61 умарта оясы бар.
Халык үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә актив рәвештә акча кертә –2025 елда ул 18,5 млн. сум тәшкил иткән. Бу – нигездә йортлар төзү һәм реконструкцияләү, техника һәм терлек сатып алуга тотылган акчалар.
2025 елда күп кенә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелгән, барлыгы 769 мең сум бүлеп бирелгән.
СВО кысаларындагы чаралар
Фәнил Исмәгыйлев билгеләп үткәнчә, авылның 9 кешесе СВОда катнаша (кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар), СВОда катнашучыларның гаиләләренә депутатлар һәм учреждение җитәкчеләре беркетелгән, алар гаиләләр белән даими элемтәдә тора һәм тиешле ярдәм күрсәтелә.
Авыл халкы СВОга даими ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операция зонасына 25 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелгән. Якташларыбызга ярдәм дәвам итә.
Перспектив бурычлар
Җирлек башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алга таба үстерүне, бигрәк тә сарык һәм атчылыкка, шулай ук авыл туризмына аерым игътибар бирүне өстенлекле юнәлешләр саный.
Район башлыгы Егор Тарновский Фәнил Исмәгыйлевкә тотрыклы эше өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев