Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тубылгытау мәчете каршындагы мәдрәсә укытучысы Гөлшат Фәгыйзова үз укучылары өчен рухи остаз булып тора

    Бүгенге язмабыз көчле рухлы ханым турында

    40 яшьтән соң үзеңне һәм тормышыңның мәгънәсен табып булмый, дип кем әйткән?  27 ел эзләнүдән соң, күңелең теләгәненә ирешеп, бәхетле булу мөмкинме?

    Авыру

    Тубылгы Тау авылында яшәүче Гөлшат Фәгыйзова, мәктәпне тәмамлагач, 1 ел  туган авылы Әдәмсәдә биология һәм тарих дәресләре укыта.  Үз сәләтен укытуда  күрә. Тик Алабуга педагогика институтының тарих факультетына уза алмый һәм документларын кулинария училищесына тапшыра. Аны тәмамлагач, сәүдә техникумына укырга керә. Диплом алганнан соң, Тубылгы Тау егетенә кияүгә чыга, авылда Саклык банкына кассир-контролер булып эшкә урнаша, ике улы туа. Аннан соң ФАПта, ә 2005 елдан почтада эшли. Барысы да үз чираты белән бара кебек.

    2009 елда, табиблар аңа диагноз куйгач (терәк-хәрәкәт аппаратының дәваланмый торган авыруы), тормыш үзгәрә. Инвалидлык төркеме бирәләр.  Шуннан соң хастаханә бусагасын таптау, таблеткалар, уколлар, Казанда тернәкләндерү - дәвалау чараларын үтү гадәткә керсә дә, Гөлшат хат ташучы булып эшләвен дәвам итә (гәрчә аның өчен йөрү кыен булса да). ВТЭКта табиблар кабат кисәтәләр: сезнең эшегез һәм авыруыгыз үзара ярашмый. Гөлшат эшеннән китә һәм эшкә яраксыз кешегә хас булган яңа тормышка ияләшә башлый. Аның сүзләренчә, баштан аны гамьсезлек, җәмгыятькә кирәкмәгәнлек хисе биләгән, шөкер, гаилә өчен күбрәк вакыт табылу тынычландырган. Гөлшат үсмер уллары белән көн саен намаз һәм Коръән укый башлый. «Нигәдер миндә шундый теләк туды», - ди ул.

    Гаилә

    Уллары Раил белән Наил кечкенәдән мөселман традицияләрен хөрмәт итеп үскәннәр. Гөлшатның каената һәм каенанасы дини кешеләр булган. Аның бабасы да указлы мулла булган, үз әнисе аны ислам кануннары буенча яшәргә өйрәткән. Кияүгә чыккач, Гөлшат шундый гаиләгә эләгүенә сөенгән. Уллары белән бергә, кичләрен Коръән сүрәләре өйрәнгәннәр. Раил белән Наил мәчеткә һәм мәдрәсәгә йөргәннәр, намаз укыганнар, ураза тотканнар. Раил исә мәктәптән соң Яр Чаллы мәдрәсәсенә укырга кергән.

    Нәкъ менә ул, әнисе шундый хәлгә калгач, аңа бу мәдрәсәгә читтән торып укырга керергә киңәш иткән дә инде. Раил ул вакытта 3нче курста укый торган булган. «Улым, миңа йөрүе авыр бит», - дип башта ризалашмаган Гөлшат, гәрчә бик теләсә дә. Раил: «Әни, анда андыйлар күп», - дип җавап биргән һәм аны үгетләгән. Әлбәттә, укырга авыр булган. Ире аны елына ике тапкыр сессиягә йөрткән, ә калган вакытта ул өендә ныклап шөгыльләнгән.

    Мәдрәсә мөгаллимнәре аның тырышлыгын күреп алганнар һәм Гөлшатка Тубылгытау мәчете мәдрәсәсендә укытырга тәкъдим иткәннәр.

    - Әлбәттә, бу бик зур җаваплылык иде. Шуңа күрә үзем укый торган мәдрәсәдә барлык белемнәрне ныграк үзләштерә идем, - ди ул.

    Гаиләсе аңа укуда бик нык ярдәм иткән. Бер үк вакытта Гөлшат, Раил – Ислам университетында, Раилнең хатыны Гөлдания – медучилищеда, Наил - КФУда укыганнар.

     - Мин сессияне, гадәттә, беренче булып һәм бишле билгеләренә тапшыра идем. Барысы да миңа тигезләште, беркем дә сынатмады. Сессияләрне уңышлы тапшырганнан соң, әтиебез безне Яр Чаллы шәһәренә кафега алып бара иде, - ди ул.

    Язга Раил югары ислам белеме алачак. Инде икенче ел ул Яңа Чишмә мәчете имамы булып эшли, ә мәдрәсәдә укыганнан соң мөхтәсибәттә - районның 11  мәдрәсәсендә куратор булган. Ислам университетына укырга керергә аңа әнисе киңәш иткән.

    Мәдрәсә

    Быел Гөлшат Мәсләх кызы гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча дипломлы укытучы булган. Мәдрәсәдә бишенче ел фәкать җәмәгать башлангычларында гына белем бирә.

    Укытучы булу - аның яшьлек хыялы булган. – Чигенүем, пединститутка яңадан керергә тырышмаганым өчен һәрчак үземне тиргәп яшәдем, гомерем буе шуңа үкендем һәм менә, 44 яшемдә, педагогикага кире кайту өчен, мәдрәсәгә кердем. Укыту, балалар белән эшләү, үз улларыма гына түгел, ә башка балаларга да рухи өлкәдә белем бирү –болар барысы да минем күптәнге хыялым   - ди Гөлшат ханым.

    Ә ул дәресләрдә балаларны ниләргә өйрәтә соң? Тәрбияле булу, ата- аналарны ярату һәм хөрмәт итү, өлкәннәрне олылау, үз гамәлләре, киләчәге өчен җаваплы булу - балаларга өйрәтелә торган ислам нигезләре шуннан гыйбарәт.

    Балалар мәдрәсәдә ислам нигезләрен генә түгел, ә тормыш нигезләрен дә өйрәнәләр, рухи тәрбия алалар, ди Гөлшат Мәсләх кызы. Ата-аналар аңа үз балаларын ышанып тапшыралар, чөнки балаларына яхшы тәрбия биргән  укытучының абруе зур. Аның яраткан хезмәте турында мавыктырырлык итеп сөйләвенә сокланмый мөмкин түгел.

    Мәдрәсәгә төрле яшьтәге кешеләр йөри, хәтта 97 яшьлек сугыш ветераны Хәниф Зарипов та килә. Ул элегрәк Тубылгы Тауда  20 ел мулла булып эшләгән һәм хәзер гарәп теле буенча белемен тирәнәйтергә тели. Көн дәвамында пенсионерлар һәм балалар шөгыльләнә, кичен, эштән кайтучылар да килә. Алар барысы да гарәп телендә язарга һәм укырга өйрәнәләр, Коръән укыйлар, сүрәләр ятлыйлар. Балалар аның өенә дә киләләр, Коръән сүрәләрен яттан сөйләү буенча конкурсларда катнашалар һәм һәрвакыт призлы урыннар алалар. Әйтик, узган ел 20 сүрәне иң яхшы укучы өч бала велосипед белән бүләкләнгән. Шөкер, мәдрәсәнең иганәчеләре бар. Кешеләр бик теләп изге эшкә акча бирә. Күптән түгел һәр балага бүләк итеп исемле Коръән һәм намазлык тапшырылган.

    Йорт

    Фәгыйзовлар йорты заманча төзекләндерелгән. Узган ел ире Рамил зур ремонт ясаган. Авыл кешеләре буларак, Гөлшат белән Рамил сыер, сарыклар һәм үгезләр асрыйлар. Гөлшат Мәсләх кызы әкренләп барысын да эшли: ризык әзерли, түтәлләр утый. Аңа хәрәкәт белән бәйле эшне башкаруы авыр. Раил гаиләсе белән әти-әнисе йортында яши, тиздән алар Тубылгы Тау авылында төзелгән яңа йортка күчәчәкләр. Кече уллары Наил КФУ магистратурасына укырга кергән, ул булачак инженер. Быел Альбина исемле кызга өйләнгән.

    Оныклары Салихка (Раилнең малае) яшь ярым гына әле. Ул кечкенә булса да, барысын да аңлый. Әбисе үз бүлмәсендә намаз укыганда комачауламаска тырыша, ишекне ябып, аяк очына гына басып чыгып китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: