Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Тубылгытауда планны үтәгәннәр, резерв та калган

Тубылгытау авыл җирлегендә яшәүчеләр 2019 елда 189 000 сум акча җыйганнар. Аларга республика 756 000 сум өстәгән. Шуңа күрә авылны төзекләндерү планын 945 мең сумнан чыгып төзегәннәр.


Ике суэтем скважинасы санитар зонасын койма белән әйләндереп алу һәм буяу өчен 60 мең сум акча калдырганнар. Алардан 1300енә эшләр башкару өчен сметага заказ биргәннәр, 850 сумын "Шәһәрне җайга салу һәм инфраструктура үсеше» МБУ техник күзәтчелек өчен түләгәннәр. Эшләрне 57833 сумга подрядчы Әхмәтов М.М. башкарган (рәсемдә).
Асылмалы роторлы чапкыч сатып алу өчен 93 мең сум куйганнар. 72300 сумга файда белән сатып алганнар, резервта 20700 сум калдырылган.
Дуслык урамы буенча тыкрыкка вак таш түшәүгә һәм Тынычлык, Яшьләр урамнарындагы юлларны карап тотуга 600 мең сум акча сарыф итәргә ниятлиләр. Подрядчыга эш өчен 528396 сум түләгәннәр, техник күзәтчелек өчен - 6472 сум, 65132 сум калган да әле.
Кардан чистартуга (94 991 сум), юлларны чабуга (75 мең сум), урамнарны тигезләүгә (20 мең сум) үзмәшгуль А.М. Журавлев белән килешүләр төзелгән. Эш өчен түләнгән. Һәр эш төре буенча өч сметага заказ бирелгән, аларга 4638 сум киткән.
2019 елда үзара салым буенча эш өчен 845890 сум, сметага – 5938, техник күзәтчелеккә 7322 сум акча киткән. Барлык планнар да үтәлгән, 85850 сум киләсе елга үзара салым мәсьәләсен хәл итүгә калган.
Калган акчалар һәм 2020 елда җыелган акчаларны (ташламалардан файдаланучылардан тыш һәр балигъ булган кешедән ким дигәндә 500 сум) Яшьләр, Дуслык, Тынычлык урамнары буенча юлларга вак таш җәю, юлларны кардан чистарту, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар сатып алып территорияләрне чабу, эшләр һәм шартнамә буенча хезмәт күрсәтүгә түләү, нәсел үгезләрен асрау һәм карау буенча хезмәтләргә түләү, Тынычлык һәм Яшьләр урамнары буйлап су үткәрү торбаларына металл барьер киртәләр кую, юлларны тигезләүгә юнәлдерергә карар ителгән.
Җария Батдалова, 71 яшь. - Үзара салымга биргән акчага авылда эшләр эшләнә. Быел тагын бер тыкрыкка вак таш салынды. 2020 елда башка урамнарга вак таш җәюне планлаштыралар. Җәен авылда территорияләр үләннәрдән арындырыла, кышын кардан чистартыла. Шуңа күрә программа кирәк. Җыенда без барлык планнар һәм җыем күләме белән дә килештек. Бездә бөтен халык үзара салым өчен, каршы килүчеләр юк. Җирлек башлыгы яхшы, эшчән, без аны хуплыйбыз.

Ольга ИВАНОВА
 сорашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев