Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Төзекләндерү

Төзекләндерү ике айлыгын үткәрү буенча АҖ башлыклары катнашында Акбүре авылында район штабының күчмә утырышында авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге учреждениеләр территорияләрен чистарту буенча агымдагы мәсьәләләр каралды.

Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
 Утырыш алдыннан район башлыгы 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим билгеләнүен һәм янгын куркынычсызлыгы буенча барлык чаралар кабул итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә учреждениеләре буенча 2 айлык барышына тәфсилле анализ ясады.
- Шактый эшләр башкарыла, оешма һәм учреждениеләр территорияләре, нигездә, җыештырылган һәм чистартылган.
Хәзер төзекләндерүнең башка фазасына күчәргә кирәк, ягъни буяу, агарту, яшелләндерү эшләренә, - дип билгеләп үтте ул. Ринат Фәсахов шулай ук район административ комиссиясе эшен активлаштыру кирәклеге турында да ассызыклады.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова авыл җирлекләре арасында ике айлык барышы турындагы информацияне җиткерде. Барлык җирлекләрдә дә өмәләр даими үтә, һәр йорт хуҗасы белдерү кәгазьләре алды һәм төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.
Мехмастерскойлар, бөртек складлары, терлекчелек фермалары территорияләрен чистарту турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек начальнигы Ильяс Фәсхетдинов хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләр күп әле, ә алар “Козлова М.И.” КФХ га тигезләнергә тиеш, анда бар да чиста, җыештырылган, территория тигезләнгән.
Утырышка йомгак ясап Вячеслав Козлов АҖ башлыкларына юл кырыйларын чистартуга, баганаларны агарту, коймаларны ремонтлау, буш бакчаларны эшкәртүгә һәм эре габаритлы чүпләрне район үзәгендәге ККК полигонына илтүгә аерым игътибар бирүләрен сорады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев