Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Төзекләндерү буенча эшләр бар әле

17 майда Ленинода авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетның структура бүлекчәләре, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча күчмә киңәшмә булып үтте.


Башта киңәшмәдә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр, электрон документлар әйләнеше буенча докладлар тыңланды. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2019 елның 4 ае өчен район бюджетының үтәлеше турында сөйләде, АҖ ләр буенча салымнар җыемына, бюджет учреждениеләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең торышына анализ ясады. Алга таба Шахмай һәм Екатерина АҖ башкарма комитетларының баш бухгалтерлары шушы чорга әлеге авыл җирлекләрендә бюджет акчаларын файдалану турындагы информация белән чыгыш ясадылар, аларга район башлыгы Вячеслав Козлов тәфсилле анализ бирде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова катнашучылар игътибарына үз информациясен җиткерде, аерым алганда, хуҗасыз объектлар буенча.
- Иясез участоклар, буш йортлар буенча әлеге объектларны хуҗасыз дип тану буенча эшләгез, - дип мөрәҗәгать итте Вячеслав Козлов АҖ башлыкларына.
Район үзәгендә һәм авылларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы хөрмәтенә бәйрәмнәрне оештыру нәтиҗәләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җиткерде. Ул быел барлык авыл җирлекләрендә әлеге чаралар элеккегегә караганда яхшырак һәм масштаблырак узуын билгеләп үтте.
Апрель өчен “Яңа Чишмә ТКХ” МУП нең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында аның начальнигы Алексей Иванов сөйләде. МУП да эшләр уңышлы бара, соңгы вакытларда керемнәр 2 млн. сумнан артык тәшкил иткән. Җитәкче аларның нәрсәләргә сарыф ителүе хакында тәфсилле информация бирде. Су буенча бурычлыларның проблемаларын карап тикшерделәр, судан өзүне башкару кирәклеге тәкъдим ителде. Апрельдә бурычлар өчен ике йорт судан өзелгән.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча үткән киңәшмәдә апрельдә төзекләндерү буенча ике айлыкка нәтиҗәләр ясалды.
Докладчы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова зур эшләр башкарылуын, тик эшләрнең әле байтак булуын билгеләп үтте. Төзекләндерү планы буенча барлык 36 чараның 29 ы башкарылган, төп чаралар калган, алар май азагына чаклы дәвам итәчәк. Шулардан иң беренче чираттагылары: торак пунктлар эчендәге, юл, зират буйларындагы чүп үләннәрен чабу, эре габаритлы чүпләрне чыгару проблемасы. Зират эчләрендәге территорияләр чиста, дип билгеләп үтте ул, тик зиратлар янындагы контейнерлардан чүпләрне җыештырып алырга кирәк. Бүгенгесе көндә иң чисталары, район халкы фикеренчә, Буревестник һәм Екатерина зиратлары, мөселман зиратлары арасында – Бакташ һәм Әдәмсәнеке.
Төзекләндерү буенча халыкка, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына таратылган 409 күрсәтмәнең 320 се уңай хәл ителгән, 80 се юк, сроклар май азагына кадәр билгеләнде. АҖ ләр беркетмәләр төзүгә заявкалар биргәннәр, әмма әлегә беркетмәләр төзелмәгән.
Елга буйларында акция буенча җыелган чүп-чар шул килеш тора бирә, аны илтүче булмаган.
Алга таба һәр АҖ буенча башкарылган эшләр атап үтелде: чәчәкләр утырту, аншлагларны буяу, зиратлардагы эшләр, җыештырылган чүпләрне чыгару (түгү), “Чиста яр” акциясе, паркларны һәм скверларны, чишмәләрне, ташландык урыннарны чистарту – әлеге эшләр слайдларда күрсәтелде. Баганаларны буяу һәм агарту буенча зур эш башкарылган, ул өч авыл җирлегендә генә төгәлләнмәгән. Санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасы каралды һәм шуның белән бәйле тыю аншлаглары урнаштыру кирәклеге әйтелде.
Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев