Үзара салым акчаларын җыю дәвам итә
Март башына район буенча үзара салым акчалары 3 млн. сумга якын җыелган, бу планлаштырылган сумманың (3 млн.745 мең сум) 75% тан артыгын тәшкил итә.
Акбүре, Буревестник, Акъяр, Зирекле, Петропавел авыл җирлекләрендә акча җыю белән актив шөгыльләнәләр.
Шул ук вакытта Тубылгытау, Әдәмсә, Шахмай, Черемухово һәм Чабаксар авыл җирлекләрендә бу эшне көчәйтергә кирәк.
Акчаны 2025 елның 31 мартына кадәр җыярга кирәк, аннары аларга республика субсидияләре өстәләчәк. Алга таба барлык акчалар да гражданнар җыеннарында билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк.
Акчаларның яртысыннан артыгы (57%) юлларны һәм урамнарны норматив хәлгә китерүгә, юлларны кышын карап тотуга, калганнары территорияләрне төзекләндерүгә, чүп үләннәрен чабуга, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерүгә һәм башкаларга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев