Узган шимбәдә Черемухово Бистәсендә янгын чыккан
2022 елның 23 июлендә 18 сәгать 28 минутта ПЧ-124 элемтә пунктына Глонасс 112 системасы буенча Черемухово Бистәсендә утын сараеның януы турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын урынына Яңа Чишмә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны техникалары җибәрелә. Янгын бүлекчәсе хезмәткәрләрен милекче үзе каршы ала, аның сүзләре буенча, ул төтен исен сизгән, ә аннан соң утынлык түбәсеннән ялкын чыгуын күргән һәм ут түбәне чолгап алган. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү (сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыгарга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев