Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Вакытында тапшырылачак

    Ел саен безнең районда республика программасы буенча торак пунктларда берәр клуб төзелә. Агымдагы елда Красный Октябрь поселогында 200 урынга исәпләнгән (биредә китапханә дә булачак) яңа клуб төзеләчәк.

    Хәзергесе вакытта аның стеналары өеп беткән, бригадир Николай Морозов җитәкчелегендә 8 кешедән торган төзүчеләр бригадасы эчтә бүлмәләр бүләләр, идән астын хәзерлиләр.
    -Тәрәзә үлчәмнәрен алдык, хәзер аларны ясыйлар,- дип сөйли прораб Фәнис Әхмәтшин.
    -Түбәсен ябу өчен такталар әзерләнә. Төзелеш материаллары белән тоткарлыклар ясамаска тырышабыз, - ди. -Төзелеш алып бару өчен акча тулысынча бүлеп бирелде, 30 августка объектны тапшырырга планлаштырабыз, - дип ышандырды "Төзүче" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлим Билданов.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: