Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Вакытында түлә – һәм тынычлап йокла!

    2015 елдан закон тарафыннан хезмәт законнарын бозган өчен бик каты җаваплылык күздә тотыла. Район прокуратурасы эш бирүчеләргә аерым закон актларындагы үзгәрешләр белән танышырга һәм эшчеләрнең хезмәткә булган хокук мөнәсәбәтләрен тиешенчә рәсмиләштерү, хезмәтне саклау һәм түләүгә хокукларын үтәүдә өстәмә чаралар кабул итәргә куша. Эш бирүченең хезмәт хакын түләүдә һәм хезмәткә түләүдә...

    2015 елдан закон тарафыннан хезмәт законнарын бозган өчен бик каты җаваплылык күздә тотыла.
    Район прокуратурасы эш бирүчеләргә аерым закон актларындагы үзгәрешләр белән танышырга һәм эшчеләрнең хезмәткә булган хокук мөнәсәбәтләрен тиешенчә рәсмиләштерү, хезмәтне саклау һәм түләүгә хокукларын үтәүдә өстәмә чаралар кабул итәргә куша.
    Эш бирүченең хезмәт хакын түләүдә һәм хезмәткә түләүдә башка тәртип бозулар өчен җаваплылыгы турында кыскача гына:
    Эшчеләргә хезмәт хакын түләүдә тоткарлыкларга һәм хезмәткә түләүдә башка тәртип бозуларга юл куйган эш бирүче Рәсәй Федерациясе Хезмәт кодексының 142 маддәсе нигезендә хәзерге Кодекс һәм башка федераль законнар буенча җаваплылык тотачак.
    Эш бирүче эшчегә булган хезмәт хакын, отпуск түләвен, хезмәттән киткәндәге яисә башка түләүләрне билгеләнгән вакытта түләү кагыйдәләрен үтәмәгәндә (бозганда), эш бирүче аларны һәр тоткарланган көн өчен процентлар белән түләргә тиеш була.
    Хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарны бозган очракта административ штраф салына яисә эшчәнлек 90 көнгә туктатыла. Алда күрсәтелгән тәртип бозулар оешма җитәкчесен җинаять җаваплылыгына тартуны да күздә тота. Эшчеләр хезмәт хакын алып бетермәгәндә яисә вакытында алмаганда район прокуратурасына мөрәҗәгать итә алалар, анда аларга тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: