Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Чишмәнең «Алтын ачкыч» балалар бакчасында «Аҗаган» дип исемләнгән хәрби-спорт уены булып узды.

Балалар «Аҗаган»га алдан ук әзерләнгәннәр - сабыйлар шигырьләрен ятлаган вакытта, әниләре алар өчен төрле гаскәр киемнәре (шул исәптән медицина хезмәткәренекен дә) теккәннәр.

Уеннар, әтиләрне дә чакырып, саф һавада узар, дип ниятләгәннәр. Өлкәннәр һәм балалар өчен кышкы вакыт шартларында сынаулар әзерләнгән: «миналы» кырны зарарсызландыру,  танка «ату», «яралыларга» беренче ярдәм күрсәтү һ.б. Балалар чаңгыда «марш-бросок» ясарлар, «кыр кухнясы» да килер дип көтелгән. Тик, көннәрнең суык булуы аркасында, уеннарны бинада үткәрергә туры килде. «Хәрби бүлекчә» актлар залында урнашты.

«Аҗаган» уены  әтиләрсез генә үтте (балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева саф һавада планлаштырылган чара уздырылачак дип вәгъдә бирде). Бәйрәмгә үз командирлары, укытучы Рамил Баһаветдинов белән гимназиянең яшьармиячеләре (юнармейцы) килде. Укучылар сабыйларга яшьармиянең ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр, строевой әзерлекнең матур алымнарын, командаларның үтәлешен, хәрби сәламләүне күрсәттеләр. Нәниләр моны шактый гаҗәпләнеп күзәттеләр. Яшьармиячеләр командиры «Сез дә шундый матур һәм төз булырга телисезме?» - дип сорагач, барысы да «Әйе-е-е!», дип кычкырдылар. Өлкән сыйныф укучылары исә балаларга: «Физкультура һәм спорт, тәртип һәм дисциплинаны яратсагыз, сезне дә яшьармиячеләргә кабул итәчәкләр»,- диделәр. Бәлки, яшь армия мәктәбен узгач, алар хәрби хезмәтне үз һөнәрләре итеп сайларлар яки тагын бер җитди хәрби оешма - ГТХМ сафларын тулыландырырлар дигән өмет белән балаларга олы кунак, аның вәкиле, Яңа Чишмәнең 124 нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Руслан Меретяков мөрәҗәгать итте. Ул ГТХМның җаваплы һәм игелекле миссия башкаруы (бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм итү) турында сөйләде, ГТХМ хезмәткәрләре менә дигән физик әзерлектә, тапкырлык, кыюлык, тиз реакция кебек мөһим сыйфатларга ия булырга, махсус күнекмәләр эшли белергә тиеш, дип аңлатты.

«Служить Росии предстоит тебе и мне» дигән җыр яңгыравында булачак Ватанны саклаучылар - өлкән төркем балалары һәм кайбер кечерәкләре тантаналы парадка чыкты. Анда чик сакчыларының яшел беретлары, пехотаның маскировка япмалары, капитанның ак төстәге диңгез фуражкасы һәм очучыларның баш киеме, шулай ук матросларның бескозыркалары, яшел төсле пилоткалар һәм, хәтта «спецназ»ның кызыл беретлары күренгәләде, ә менә  медицина халатлары һәм башлыкары иң күбе булгандыр. 

«Аҗаган» уены ике команда ярышын күздә тота. Кемнең көчле, төгәл, чыдам һәм җитез булуын ачыклар өчен «Очучылар» һәм «Чик сакчылары» командалары ярышты. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өйрәнгән шигырьләрне сөйләү, сәламнәр алышудан соң, бу сыйфатларны тикшерү башланды. Командалар киртәләр полосасын узып, миналарны зарарсызландырдылар, танкка гранаталар ташладылар, яралыларны носилкаларга салып медсанбатка илттеләр, башларын бинт белән бәйләп, аякларына шина куйдылар. Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр яраткан  аркан тартышу ярышларында да көч сынаштылар. Яшьармиячеләр читтә калмыйча, балаларга һәр яктан үрнәк булырга һәм ярдәм  күрсәтергә тырыштылар. Әлбәттә,  барлык ярышлар һәм, аерым алганда, үзләрен сынап карау мөмкинлеге балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты. Уенда бар көчләрен биреп катнашкан балалар кыр кухнясының килүен бик шатланып кабул итте. «Сугыш хәрәкәтләреннән» соң  ачыккан сабыйлар тәлинкәгә карабодай боткасын салган пешекче янына тезелеп бастылар. Шунда ук әзерләнгән ике  «привалда» барысы да гади, әмма искиткеч тәмле солдатлар ризыгы белән сыйланды.

  Балаларга уеннар бик ошады, чөнки алар анда беренче тапкыр катнаштылар, ә килгән кунаклар аның әһәмияте турында аларга җентекләп сөйләделәр. Нәниләр ни өчен көчле һәм җитез булу, «Аҗаган» уенындагы барлык биремнәр аша үтә белү кирәклеген аңладылар. Боларның барысы да Ватан сакчылары булу өчен кирәк, бу - җиңел түгел, әмма бик җаваплы һәм мактаулы. Соңыннан кызыклы уенда катнашулары өчен һәр яшь «пограничник» һәм «очучыга» беренче хәрби бүләк «Ватанның иң яхшы сакчысы»на дигән грамота тапшырылды. Өстәвенә, аларга аны өлкән иптәшләре - яшьармиячеләр кулыннан алу мөмкинлеге бирелде. Хәрби - спорт бәйрәме ахырында  балалар кунаклар белән истәлекле фотога төштеләр.

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев