Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вирус чигенми

Яңа Чишмә районында коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 74 кеше тәшкил итә, шул исәптән 7 кеше август аенда авыраган.

Соңгы атнада районда 3 авыру очрагы лаборатор расланган, авырулар белән аралашкан 3 кеше медицина күзәтүендә.
Шулай ук атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 11 һәм ОРВИның 58 очрагы теркәлгән. 15 сентябрьгә 27 кеше стационарда, шуларның 12се Чистай шәһәре госпиталендә дәвалана.
Бөтен дөньяда инфекциягә каршы көрәш дәвам итә.  Тулаем һәм тәүлек эчендә чирне йоктыру күрсәткечләренә, шулай ук үлем очраклары буенча, (Татарстанда 700 дән артык кеше, Россиядә 194 меңнән артык кеше үлгән), илебездә һәм, гомумән, бөтен дөньяда хәзергесе вакытта коронавирусның өченче дулкыны бара, дип әйтеп була. Ул чирнең яңа симптомнары барлыкка килүе, авыруны йоктырган яшь пациентлар санының артуы  белән аерылып тора.
Сентябрьнең икенче ункөнлегендә ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар санының кискен артып китүе мөмкин. Ел саен, сентябрьнең икенче яртысында кешеләр ялдан кайткан, балалар мәктәпләргә килгән вакытта, кайбер эпидемиологик сәбәпләр аркасында ОРВИ йоктыру очраклары күбәя. Шуның белән бәйле рәвештә, ковидка каршы чаралар да гамәлдән чыгарылмый. Ләкин вакциналаштыру төп чара булып кала.
Яңа Чишмә районына 7700 доза вакцина кайтарылган. Прививканы 7300 кеше ясаткан, шуларның 6710ы  вакцинаның икенче дозасын алган. Районда вакцина запасы бар. Вакциналаштыру буенча яхшы күрсәткечләр Шахмай, Зирекле, Өргәнчә, Горшково, Ленино, Рус һәм Чуаш Чабаксары авылларында күзәтелә, ә менә Архангел, Петропавел, Черемухово Бистәләре һәм Красный Октябрьдә вакцинация акрын бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев