Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Волчья Бистәсе елгасы аша күперне яңарту буенча эшләр бара

    Күпер Үзәк һәм Матрос урамнарын тоташтыра.

    Буревестник авыл җирлегендә күпер кичүен ремонтлау буенча эш тәмамланган. Үзәк урамны Матрос урамы белән тоташтыручы күперне реконструкцияләү эшләре үзара салым акчасына башкарыла.

    - Күпернең яңартылган каркасы техника көтә, ул аны (каркасны) тиешле урынга китерәчәк, - дип сөйли Буревестник авыл җирлеге секретаре Ольга Муханова. - Авыл халкы өчен мөһим булган объектны капиталь ремонтлау үзара салым акчасына 40 мең сумга төште. Авыл халкы үз акчалары белән генә түгел, ә булышып та зур эш башкардылар. Техниканы көтәсе генә калды, ул исә әле бу көннәрдә «Козлова М.И.» КФХның кыр эшләрендә мәшгуль. Күпер каркасын урнаштырганнан соң, такталар җәеләчәк, алар бүген үк китереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: