Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Волчья Бистәсе мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә

Белемгә юл җиңел түгел.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген без «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә - педагоглар һәм аларның укучылары күзлегеннән» дигән яңа рубрика ачабыз. Бу язмалар мәктәп турында гына түгел, ә кешеләр: чыгарылыш сыйныф укучылары, җитәкчеләр, хәйриячеләр хакында да.

Жирәбә буенча без Волчья Бистәсенең гомуми белем бирү мәктәбеннән башлыйбыз. Әлеге рубрика безнең өчен яңа, шуңа күрә башлангычыбызга  газетабызның www.novoshishminsk.ru сайтында комментарийлар, өстәмәләр язып һәм  үзегезнең авыл мәктәбенең үсеш перспективаларына карашыгыз белән уртаклашып, алдан ук ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Волчья Бистәсендәге мәктәп Советлар Союзы Герое Борис Сергеевич Чекин исемен йөртә һәм күп еллар укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлеш тота.

Волчья Бистәсе урта мәктәбенең заманча бинасы 1965 елда төзелгән. Төзелеш хуҗалык исәпле ысул белән барган, ягъни авыл халкы аны җыелышып төзегән. Төп эш Яңа Ибрайдан балта осталары бригадасына юнәлтелгән, эшләрнең 40 %ка якыны исә ата-аналар, укучылар һәм укытучылар тарафыннан бушлай башкарылган. 1966 елда мәктәп үзенең беренче чыгарылыш сыйныфын озаткан.

Мәктәп статусы өч тапкыр үзгәртелгән:

1965 елдан 1987 елга кадәр – сигезъеллык белем бирүче;

1987 елдан 2015 елга кадәр – урта белем бирүче;

2015 елдан алып хәзерге вакытка кадәр - төп белем бирүче мәктәп булып тора.

КИЧӘ

Хәзер кечкенә генә бинада 250дән артык укучы белем алуын, параллель сыйныфлар булуын күз алдына да китерүе кыен. 55 ел эчендә мәктәп җитәкчелеге 8 тапкыр алышынган. Әлбәттә, һәр җитәкче мәктәп тарихында үзенең шәхси эзен калдырган. Мәктәп директоры кем иде соң, дигән сорауга авыл өлкәннәренең 18 ел буена мәктәп коллективы белән җитәкчелек иткән беренче директорны - Пономарев Иван Васильевичны, таләпчән, әмма төрле яктан уңган - булган, юмор хисен үз иткән кешене искә алулары гаҗәп тә түгел.

Урта яшьтәге кешеләр исә, мәктәпне бер генә ел җитәкләгән Лашманов Дмитрий Васильевичны хәтерлиләр, шулай ук спортны якын иткән һәм барысын да энергия белән баеткан, 1982-1990 елларда лаеклы ялга чыкканчы директор булып эшләгән Реутов Виктор Николаевичны атыйлар. Кырык яшькә җиткәннәр һәм аннан да яшьрәкләр, үз чиратларында Пономарева Александра Петровна, Калмыкова Елена Михайловналарны һәм, әлбәттә инде, гомумән алганда, 18 ел мәктәп белән җитәкчелек иткән, ә 2019 елда идарә итүне Глушкова Екатерина Александровнага тапшырган Темников Николай Григорьевичны атыйлар.

Николай Темниковның бөтен тормышы мәктәп белән бәйле.  Үл үзе дә анда укыган.

«Беренче укытучым А.А. Репина, директор һәм тарих укытучысы - И. А. Пономарев, математика укытучысы - С. А. Ягудина, рус теле укытучысы - А. П. Пономарева һ. б. – акыллы, игелекле, мәрхәмәтле кешеләр иде, рухи - әхлакый тәрбияне безгә алар бирде», – дип искә ала ул балачак елларын.

Ә 1983 елда ул үзе мәктәпкә химия һәм биология укытучысы булып урнаша. Аңа ике тапкыр директор булып билгеләнергә туры килә. 90 нчы елларда 28 яшендә ул беренче тапкыр җитәкче итеп билгеләнә.  Эшне мәктәп бинасын капиталь ремонтлаудан башлый. Ул елларда «Буревестник» совхозы директоры булып эшләгән Николай Холин төзелеш материалларын кайтартуда һәрчак ярдәм итә. Җәен белгечләр бинаның эчке һәм тышкы якларын сыйфатлы итеп ремонтлыйлар. Аннары кече сыйныфларны бүлү мәсьәләсе килеп баса, моңа рәсми рөхсәт алса да, кабинетлар җитмәү сәбәпле, ул ике сменалы укыту оештыра.

Мәктәптә спорт залы булмый, кабинетлар җитми. Темников кирәкле документлар, имзалар, рөхсәтләр җыеп, янкорма төзүгә рөхсәт алуга ирешә. Нәтиҗәдә, 2 катлы янкормага барлык проект-смета документлары әзер була: аңа спорт залы, остаханә, башлангыч сыйныфлар өчен өч уку кабинеты керә.

«Шатлыкның чиге булмый, әмма 90 нчы еллардагы инфляция һәм катлаулы вазгыять проектны финанслаусыз калдыра... Әлеге документлар бүгенге көнгә кадәр «чынга ашмаган хыял турында»гы хәтер буларак саклана», - ди Николай Темников.

Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәп газ белән тәэмин ителә, ике котельный төзелә (берсендә хәзер кухня урнашкан). Башлангыч сыйныфлар совхоз хисабына капиталь ремонтланган аерым бинага күчерелә. Биредә, аерым бүлмәдә мәктәп музее урнашкан.

Мәктәптә Темников белән бергә күп еллар дәвамында А.А. Репина, И.В. Пономарев, С.А. Ягудина, А.П. Пономарева, Т.В. Реутова, Н.В. Мартышова, В.Н. Реутов, Т.А. Зубатова, Г.А. Темниковалар эшләгән.

Әле 2000 елга кадәр үк мәктәпкә мәгариф министрлыгы линиясе буенча 3 берәмлек БК-0010-01 көнкүреш компьютерлары кайтарыла, тагын 4се мәктәп укучылары турында зур кайгыртучанлык күрсәткән совхоз җитәкчелеге белән килешенеп сатып алына. Балалар өчен кайнар ризык бәясе дә кыйммәт булмаган. Сөт, ит, карабодай ярмасы, шикәр комы мәктәп ашханәсенә бушлай кайткан, ә бәрәңге һәм башка яшелчәләрне мәктәп яны участогында үзләре үстергән.

А.П. Понамарева, ә аннары Е.М. Калмыковалар мәктәп белән идарә итү елларында (2000-2011) мәктәпкә мәгариф министрлыгы линиясе буенча яңа компьютерлар кайтаралар. Шулай ук программа кысаларында капиталь ремонт (соңгысы) үткәрелә, аның барышында тәрәзә блоклары алмаштырыла, санузеллар урнаштырып янкорма ясала, участок металл коймаларга алыштырыла, ә бина эчендә косметик ремонт ясала.

БҮГЕН

Мәктәп белән җитәкчелек итүнең икенче чоры 2011 елдан башлап кәгазь-электрон иҗатның бөтенләй башка чорына туры килә: уставлар, лицензияләр, аккредитация, аттестация, җиргә, биналар, корылмаларга төрле документлар рәсмиләштерү, һәр «төчкерүгә» локаль актлар, иганәчеләр эзләү һәм башка күп нәрсәләр.

Мәктәп капиталь ремонт таләп итә, чөнки иң искеләреннән берсе буларак, ул республика программасына туры килә. Тик, кызганычка каршы, булмый... Моның сәбәбе – сыйныфларның аз тупланганлыгы.

Мәктәпне тәмамлаган, Акбүре авылында туып-үскән Насыйх Мортазин ярдәме белән бинага керү һәм кухня бүлмәсеннән чыгу юлында яңа металл ишекләр куела, котельныйның түбәсе тулысынча яңартыла, спорт мәйданчыгы коймалары алыштырыла, китапханәне һәм мастерскойны бүләләр, бина эчендә тулы косметик ремонт үткәрелә. Хәйрия кысаларында, мәктәп файдасына өч тапкыр чердак бүлмәсен утка каршы эшкәртү һәм видеокүзәтү системасын урнаштыру өчен түләү башкарылган. Хәйриячеләребез арасында шулай ук Вячеслав Улитинны да атап үтәсе килә, ул мәктәп коллективы өчен экскурсияләр оештыра. Чаралар үткәрүдә Виктор Калмыков, Владимир Минаев, Ольга Иванова, Сергей Порецкий, Анатолий Муханов һәм, хәтта Петропавел Бистәсендә туып-үскән Мария Козлова да һәрчак финанс ярдәме күрсәттеләр.

Бу чорда мәктәп интерактив җиһазлар белән җиһазлана, яңа принтерлар сатып алына. Мәктәп коллективының икенче сулышы ачыла, шуңа бәйле рәвештә укыту-тәрбия эшчәнлегендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелә. Берничә ел рәттән уку елы нәтиҗәләре буенча, кайчакта Зирекле лицее һәм Яңа Чишмә мәктәпләренә генә калышып, призлы урыннар яулыйлар. 2015 елда мәктәп республиканың иң яхшы йөз авыл мәктәбе арасына кереп, ышанычлы рәвештә 7 нче урынны алган.

2015 елда бу мәктәптә 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлый, алар арасында ике «алтын» медаль иясе - Елена Зорина һәм Вадим Минаевлар була. Мәктәпне барлыгы 5 укучы алтын медальгә тәмамлый - 2004 елда Алексей Темников, 2008 елда Анастасия Батенева һәм Виктория Темниковалар.

Яңа (2015-2016) уку елын мәктәп гомуми белем бирү статусында башлый.

Хәзергесе вакытта анда 43 укучы белем ала, бердәм, тату укытучылар коллективы эшли, аларның күбесе - әлеге мәктәпне тәмамлаучылар: Н.Г. Темников, Н.А. Батенева, Е.А. Агафонова, И.М. Никулина, О.А. Никулина, Т.В. Минаева, О.Н. Добрынина, Р.А. Мелихова, Акбүредән тагын ике укытучы: Г.М. Җәләлетдинова (28 ел рус мәктәбендә татар теле укыта) һәм Л.Х. Юнысова. Әлеге вакытта ике укытучы бала карау буенча ялда булу сәбәпле, аларны вакытлыча Яңа Чишмәдән килеп алыштыралар. Людмила Нестерова 28 ел буена тәртипне күзәтеп тора, мәктәпне «чит-ятлардан» саклый, шулай ук электрон кыңгырау ярдәмендә дәрес башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр итә, 7 ел ашханәдә пешекче булып Татьяна Остолопова эшли. Аның сүзләренчә, башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай төшке ашлар кертелгәч, аның эше күбәя, чөнки үзе генә эшли - элек ул бер генә меню, ә хәзер ике меню буенча ризык пешерә. Әмма аны төшке аштан соң буш калган тәлинкәләр һәм балалардан зур рәхмәтләр сөендереп тора.

Гомумән алганда, мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән. Бу мәктәптә очраклы кешеләр юк, дип ышанып әйтергә була. Аларның һәрберсе профессионал. Намуслы хезмәтләре өчен аларның ике РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» өч күкрәк билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дүрт Мактау грамотасы бар.

Уку процессыннан тыш, мәктәптә патриотик, экологик юнәлештә зур тәрбия эше алып барыла һәм моның белән беррәттән, балаларны хезмәткә дә өйрәтәләр.

Мәктәп якташыбыз - Советлар Союзы Герое Борис Сергеевич Чекинның истәлеген саклый (2020 елда аның исеме яшьармиячеләр отрядына бирелгән) һәм күп еллар аның эше укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән. Н. Г. Темников яшьармиячеләрнең координаторы булып тора - аның әлеге юнәлеш буенча методик эшләнмәсе республика конкурсында 1 урынны яулаган.

Бүген балалар арасында республика олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңүчеләр булмаса да, биредә һәр бала шәхес буларак, төрле яклап үсеш ала.

Мисал өчен 9 сыйныф укучысы Маргарита Зубатова күп кенә конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар яулый, матур итеп шигырьләр укый, рәсем ясый, ә 8 сыйныф укучысы Милан Глушков - техниканы яхшы белә, хәтта төрле запас частьләрдән велосипед җыя ала. Настя Норкина яхшы җырлый, АМЙда үтә торган концертларда чыгыш ясый, район һәм республика конкурсларында катнаша. 7 сыйныф укучысы Роман Андриянов спорт һәм техниканы ярата, сүз уңаенда, 7 сыйныф бездә укуда иң алдынгылардан санала, строевой адымнарны (строевой шаг) да алар шәп атлыйлар. Шахмат зонасы ачылу белән мәктәпнең иң яхшы шахматчылары ачыкланган, болар: Валерия Репина (7 кл), Андрей Стариков (9 кл), Роман Глушков (2 кл). Ә өч кыз - Полина Никулина, Рита Зубатова һәм Ангелина Зубатовалар автоматны сүтеп-җыюны бик яхшы үзләштерәләр.

Мәктәп турында укучыларның гомуми фикере: «Ул - күңелгә иң якыны», «Монда, мин үземне өйдәге кебек хис итәм», «Безнең мәктәпне укытучылары белән бергә район үзәгенә, БСМ һәм спорт мәктәбенә якынрак күчерсәләр, шәп булыр иде». 9 сыйныфта укучыларның барысы да (дүртәү) 10-11 сыйныфларда укырга теләми: «Ул инде чит мәктәп булачак», -диләр алар.

ИРТӘГӘ

Мәктәп директоры Екатерина Александровна Глушкова, яшь кенә булса да, Волчья Бистәсе мәктәбенең киләчәгенә өмет белән карый.

«Иртәгәсе көн мәктәбе төрле яклап җиһазландырылачак: спорт җиһазлары, остаханә өчен җиһазлар, электрон техника - болар барысы да яңа түбә астында, кабинетларның заманча интерьерында булачак. Авылда интернет та яхшы эшләячәк, ә ата-аналар балаларын кыйммәтле телефоннар түгел, ә ноутбуклар белән тәэмин итәчәк. Әмма иртәгәсе көндә дә авыл мәктәбендә бүген хөкем сөргән җылылык, ихласлык һәм үзара ярдәмләшүне тоясы килә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев