Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Волчья Бистәсендә яшәүчеләргә юллар һәм ышанычлы күпер кирәк

Үткән елдан бу елга күчүче авыл проблемалары

31 гыйнвар көнне Буревестник авыл җирлеге советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды. 

Утырыш эшендә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Буревестник авыл җирлеге башлыгы Юрий Улитин хисабында совет һәм башкарма комитет эшчәнлегенең барлык моментлары да чагылыш тапкан иде.
Һәм инде традициягә әверелгәнчә, барлык җыелышларда да иң беренче СВОда катнашучылар һәм аларга ярдәм турында сөйләделәр.

Бу мәсьәләдә бистә халкы бердәм: авылдан СВО зонасына ирекле хезмәткә 8 егет киткән: Александр Поляков, бертуган Павел һәм Евгений Кряжовлар, Иван Стариков, Алексей Реутов, Сергей Репин, Станислав Ильин, Сергей Светлаков. Авыл халкы һәм совет депутатлары актив рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтәләр: җыю пунктына акча, азык-төлек, җылы әйберләр алып киләләр. 

Авыл җирлеге башлыгы үз командасы белән барлык милек формасындагы оешмалар белән хезмәттәшлек итәләр: бюджет үтәлеше, учреждениеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү, торак пункт территорияләрен төзекләндерү һәм җирлекнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча, шулай ук үзара салым акчасына планлаштырылган барлык эшләрне башкару буенча бердәм һәм нәтиҗәле эшлиләр.

БЕЛЕШМӘ
Буревестник авыл җирле-гендә 319 кеше теркәлгән (7 кешегә кимегән). 
Даими яшәүче 278 кеше бар.
1 никах теркәлгән, 4 бала туган, 5 кеше вафат.
Халыкның мәшгульлеге
Эшкә сәләтле 163 кешенең 133е эшли, шуларның 53е районнан читтә эшли. 
Пенсионерлар — 79 кеше, 
студентлар — 12, 

18 яшькә кадәрге балалар — 77.

Эшлекле активлык

Авылда барлыгы 130 хуҗалык бар. 23 хуҗалыкта 72 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 28 баш сыер (узган ел белән чагыштырганда 5 башка артыграк); 75 баш дуңгыз, 88 баш сарык һәм кәҗә , 2 баш ат. 
Биредә яшәүчеләр ветеринария хезмәтләре күрсәткән өчен, буаз сыер, кәҗә, атлар өчен субсидияләр алган. Субсидияләрнең гомуми суммасы 76 900 сум тәшкил иткән. 2024 елда барлык каналлар буенча 456 центнер сөт сатылган. Иң күп сөт тапшыручылар: Александра Репина һәм Валентин Остолопов.

Шәхси ярдәмче хуҗал-ыклардан халык 5 433,4 мең сум керем алган. 

Хәл ителгән мәсьәләләр белән беррәттән иң проблемалылары (ягъни кыйммәтләре) ачык кала, алар елдан елга күчә бара:

— авылга кергән юлга асфальт җәю, 
— Садовая урамындагы күперне төзекләндерү, 
— мәктәп түбәсен ремонтлау. 

Ә хәзер тагын юлның проблемалы участогы өстәлгән, аның буенча җәй көне тузан баганаларын күтәреп һәм юлны көз һәм язын үтә алмаслык чокырга әйләндереп зур машиналар йөреп тора, бу якындагы йортларда яшәүчеләргә бик тискәре йогынты ясый.

Җирлек башлыгы Юрий Улитин бу проблемаларны хәл итүнең зур финанс чыгымнар таләп итүен билгеләп үтте, ә бу чыгымнар җирле бюджетның көченнән килми. Әмма ул халык, җирлек депутатлары, район хакимияте һәм республика хөкүмәте ярдәмендә проблемалар чиратлап хәл ителер дип өметләнә.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Буревестник авыл җирлеге эшенә йомгак ясап, авыл халкын бөтен проблемаларны берьюлы чишүне өметләндермәде. Утырыш азагында 2024 елда уңышларга ирешкән авыл хезмәтчәннәрен бүләкләделәр: Иван Улитинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, Ольга Лобова һәм Екатерина Глушковага җирлек башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев