Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Киләчәк өчен эшләргә кирәк»

14 гыйнварда Акъяр авыл җирлегендә узган җыенда җирле хакимиятнең 2021 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

 Узган 2021 ел мөһим вакыйгалар белән истә калачак, - дип башлады үз докладын җирлек башлыгы Данияр Гайнуллин. Бу - эпидемиологик хәлләрнең тотрыклануы, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елындагы чаралар, Дәүләт Думасына сайлаулар, халык санын алу, мөһим инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру. Акъяр авыл җирлеге, район икътисадын үстерүгә зур өлеш кертеп, бу эштә актив катнашты. Җирле хакимият органнарының төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Аны гамәлгә ашыруда авыл җирлегеннән 7 депутат актив катнаша. Бу мәсьәләне хәл итү максатыннан 2021 елда Совет һәм Башкарма комитетның 13 утырышында 43 мәсьәлә каралды. Алар арасында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру, терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итү, җылыту сезонына әзерлек һәм башкалар бар иде. Моннан тыш, хатын-кызлар советы, ветераннар Советы, ДНД эшли.

Безнең белешмә

Авылдагы статистика һәм демографик хәл:

Йортлар - 118

Авылда яшәүчеләр саны - 310

18 яшькә кадәргеләр - 62

50 яшьтән алып һәм өлкәнрәкләр - 161

Авыл хуҗалыгында 56 кеше хезмәт куя

2 бала туган

9 кеше вафат булган

Гражданнардан барлыгы  телдән һәм язма 210 мөрәҗәгать теркәлгән. Үзара салым акчалары 100 % җыелган (219 кешедән 109500 сум, дотация белән бергә 540 мең сум).

Башлангыч мәктәптә 11 бала белем алган, 30 баланы күрше авыл мәктәпләренә 5-11 сыйныфларга йөртәләр. Балалар бакчасына 19 бала йөри.

2020 елның августында яңа мәчеткә тантаналы рәвештә нигез салына. Бүгенге көндә бина төзелгән, гөмбәз һәм манара урнаштырылган. Бу изге эшкә җирле халык үз өлешен кертә, бигрәк тә авылда туып-үскән, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов. Моның өчен җирле хакимият һәм авыл халкы аңа бик рәхмәтле.

Авылның социаль-икътисади үсешендә урта һәм кече бизнес зур роль уйный. Моның өчен авылда барлык ресурслар бар. Авылда гаилә фермасы, 2 шәхси кибет, бер сөт җыючы эшли.

Бүгенгесе көндә ШЯХда 266 баш МЭТ, шул исәптән 130 сыер, 257 сарык һәм 17 кәҗә, 4 ат, 2010 баш кош-корт, 55 умарта бар.

Бер елда терлекләр саны кимегән: МЭТ - 59, сыер - 16, ат - 4 башка, умарта - 13кә, кош-корт күбәйгән. Халык картая, дип билгеләп үтте АҖ башлыгы, шуңа күрә мал-туарны да азрак асрый. Алдагы елларда пай өчен бөртекне аз бирү сәбәпле, җирлектә МЭТ саны кимегән.

2021 елда «Агро-Основа» ҖЧҖнең Акъяр бүлекчәсе халыкка терлек азыгы әзерләүдә ярдәм иткән, пай җирләре өчен бөртек фуражы, салам биргән. Барлыгы 261 мең сумлык 20,1 тонна бөртек фуражы бирелгән, калган исәп-хисаплар (998954 сумлык) акчалата түләнгән. Халык башка КФХлардан 780 мең сумлык 65 тонна  фураж алган.

2021 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 750 тоннадан артык печән һәм 156 тонна салам әзерләнгән, сыерлар һәм кәҗәләрне тоту өчен республика программалары буенча 467 мең сум (120 сыер һәм 14 кәҗә) субсидия алынган.

2021 елда «Авыл җирлекләре территорияләрен комплекслы төзекләндерү» федераль программасы буенча 2093 мең сум күләмендә грант алганнар. Бу акчаларга ял итү зонасы (шул исәптән төрле чаралар үткәрү өчен дә) төзекләндерелгән.  Үз акчаларына юлларны кардан чистарту өчен АҖ тракторына 104 мең сумлык отвал сатып алынган.

 

 

2021 елда акъярлылар 12 858 455 сумлык 5300 центнер сөт тапшырганнар. Иң яхшы сөт тапшыручылар: Минабетдинов Фәнис - 37872 кг, Госсаметдинов Фуат - 33559 кг, Галимов Илдар - 2 9924 кг, Кәлимуллин Айрат - 27113 кг, Галимов Ралиф - 22537 кг. Сөт тапшырып, әлеге хуҗалыклар гаилә бюджетларын 507 меңнән 852 мең сумга кадәр тулыландырган. 

Авыл җирлеге 23 февраль, 8 Март, Җиңү көне, Сабантуй, Өлкәннәр көне, Инвалидлар декадасы, җирлек башлыгы чыршысы уңаеннан чаралар үткәргән. Бу эштә иганәчеләр - җирле эшмәкәрләр («Дәүләтшина Г. М.» КФХ, ИП «Черняева Т. А.»)  зур ярдәм күрсәтә.

Киләсе елга авыл җирлегенең бурычлары: федераль, региональ һәм муниципаль программаларда катнашуны дәвам итү, терлекләрнең баш санын киметмәү, авылдагы яшьләргә торак төзелеше өлкәсендә ярдәм итү өчен барлык төр дәүләт кредитларын алу өстендә эшләү.

«Агро-Основа» ҖЧҖнең бер елдагы эше һәм алдагы планнары турында аның җитәкчесе Эдуард Антонов сөйләде. Халык алдында аренда түләүләре буенча йөкләмәләр үтәлгән. Халык аннан ҖЧҖдә эш урыннары, транспорт хезмәтләре турында сорашты. Җитәкче проблемалы мәсьәләләр буенча барысын да ачыкларга һәм хәл итәргә вәгъдә бирде. Биредә яшәүчеләр исеменнән Акъяр мәчетен төзүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр: объектта эшләгән барлык эшчеләрне хуҗалык ашханәсендә бушлай ашатканнар.

Әмма уңай моментлар булса да, җирлектә эшлисе эшләр бар әле, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. Җирлектә гаилә фермалары артмаган, бер генә кеше дә авыл хуҗалыгы өлкәсенә карамаган бизнес ачарга, яңа эш урыннары булдырырга теләк белдермәгән. «Тормыш шартлары елдан - ел яхшыра бара. Авылда хәзер юллар яхшы, ул газ, су белән тәэмин ителгән. Әмма халык тарафыннан җавап күренми», - диде ул. – Әйтик, авылда өч буа бар, әмма балык үрчетү өчен сулыкларны арендага бирү активлыгы юк (бүгенгесе көндә бер буа гына арендага алынган).

 Район башлыгы авыл клубында, ФАПта, мәктәптә эшләү өчен яшь кадрлар әзерләү кирәклеге турында сөйләде, эшче яшьләр белән спорт эше алып барырга, бизнес белән шөгыльләнергә теләгән авыл кешеләренә ярдәм итәргә чакырды. «Киләчәк өчен эшләргә кирәк», - дип ассызыклады ул. 

 

 

Вячеслав Козлов район эшчәнлегендә узган елдагы төп күрсәткечләр белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылды, район һәм Акъяр җирлеге буенча Covid-19дан вакцинация үткәрү, салымнар, ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр җыю, АҖдә халыкның хезмәт активлыгы буенча саннарны әйтеп узды. 

Акъярлылар умартачылык белән шөгыльләнү өчен җир арендасы, авылда күпер аркылы чыгу урыннарын ремонтлау, РҮХнә медицина тикшерүенә квоталар алу һәм башкалар буенча сораулар бирделәр. Район башлыгы барлык сорауларны да контрольгә алды. Аның 2021 елда АҖ башкарма комитеты эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип тану тәкъдимен җыелучылар хуплады. Соңыннан традиция буенча авылның актив кешеләре Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде: район башлыгының Рәхмәт хаты күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Фәрит Шәмсетдиновка тапшырылды. Халит Гайфетдинов, Равил Исрафилов, Гөлсинә Гыйльманова, Гөлнур Сабирова, Резедә Хәйруллина авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Шулай ук Идрис һәм Исламия Садретдиновларны (рәсемдә җирлек башлыгы Данияр Гайнуллин белән) «алтын туй»лары белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев