Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Лаеклы түләүләрсез югары җитештерүчәнлекле хезмәт булмаячак»

Терлекчелек эшенә йомгак ясалды, иң яхшы хуҗалыкларга Кубоклар тапшырылды, киләчәккә бурычлар куелды.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә 2021 елның гыйнвар аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар Александр Савельевның фермер хуҗалыгында булдылар һәм терлекләрне кышлату барышы белән таныштылар. КФХда терлекләрне ашату һәм карау яхшы көйләнгән, сөт узган ел дәрәҗәсеннән 400 килограммга күбрәк сатылган.

-Боларның барысына алар сыерларны өч тапкыр савуга күчү, терлек азыгы таратучының тукландыруны яхшы оештыруы, КФХ башлыгы һәм барлык терлекчеләрнең үз вазыйфаларын намус белән башкарулары нәтиҗәсендә ирешкәннәр, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Эшчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, терлекчеләр йортында җылы, чиста, уңайлы, хезмәт хакын вакытында алалар.

Аннары Петропавел АМЙда киңәшмә узды. Леонид Богомолов катнашучыларны шушы көннәрдә узган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе йомгаклары белән таныштырды, башка районнар белән чагыштырганда безнең райондагы эшләр торышы турында сөйләде. Кызганычка каршы, кайбер күрсәткечләр буенча безнең район артта калучылар рәтендә. Аерым алганда, 1 гектар сөрүлек җиренә акчалата керем, бер хезмәткәргә уртача хезмәт хакы һәм тулаем үсемлекчелек буенча (уңыш, орлыклар сыйфаты) без шактый артта калабыз һәм 2021 елда бу күрсәткечләрне яхшырту өстендә активрак эшләргә кирәк.

- Хуҗалыклар буенча карасак, кайбер КФХларда үсеш бөтенләй юк, алар үз эшчеләренең хезмәт хакын арттыру, көтүне яңарту, ашламалар куллану турында кайгыртмый, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов. – Саллы гына дотацияләр һәм субсидияләр алалар да шуның хисабына яшиләр. Эшчеләренең хезмәт хакын арттырмасалар, тиздән хуҗалыкларда эшләргә кеше дә калмаячак, чөнки аларның югары җитештерүчәнлекле хезмәт кую теләге булмаячак.

- Гыйнвар ае өчен терлекчелектәге эш нәтиҗәләре, нигездә, уңай, - диде Леонид Богомолов күрсәткечләр анализын карагач. - 1 февральгә авыл хуҗалыгы оешмаларында 17048 баш МЭТ бар (105% яисә 2020 ел дәрәҗәсеннән 774 башка артыграк), шул исәптән 5866 сыер (105%).

Аена 2420 тонна сөт савып алынган (106%), бер сыерга 405 кг сөт туры килә (109%). 2178 тонна сөт сатылган (109%). Сөтнең  уртача бәясе - 26,4 сум/кг.

202 тонна ит җитештерелгән (2020 елга карата 107%), бозаулар саны 570 баш (100%).

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча 4 төп күрсәткеч буенча (МЭТ саны, савым, ит һәм сөт җитештерү) алты хуҗалык: «Агро-Основа», «Игенче» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Гарифуллин И. И.», «Госаметдинова Л. П.» һәм «Шакиров А. Т.» КФХларының нәтиҗәлелеге - 100% тан артык, калган хуҗалыклар - 1-2 пункт буенча артта калган.

Бу елдан башлап район авыл хуҗалыгы  идарәсе ай лидерларына тапшыру өчен күчмә Кубокларны гамәлгә куйган. Нигез итеп ике юнәлеш алынган - терлекләр санын арттыру (шул исәптән МЭТдән үрчем алу) һәм продукция (сөт һәм ит) җитештерү.

Хуҗалыклар өч категориягә бүленгән - 500 баштан артык МЭТ, 100дән 500 башка кадәр МЭТһәм 100 башка кадәр МЭТ асраучылар.

Терлекләрнең баш санын арттыру буенча гыйнварда «Козлова М.И.» КФХ

(МЭТ саны 500 баштан артык), «Зубов А. В.» КФХ (МЭТ саны 100дән 500 башка кадәр) һәм «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХ (МЭТ саны 100 башка кадәр) лидерлар булып танылды.

Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча «Скоков Н.А.», «Савельев А.А.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХлары лидерлар булып тора.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Леонид Богомолов гыйнварда җиңүче КФХ башлыкларына күчмә Кубоклар тапшырдылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X