Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Вячеслав Козлов: “Һәркем үз урынында нәтиҗәле эшләргә тиеш“

    Иртәгә, 5 февральдә, Яңа Чишмә муниципаль район Советының киңәйтелгән исәп-хисап утырышы узачак, анда муниципаль район Советы рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов 2014 елда эшләнгән эшләр турында отчет ясаячак. Без бүген шушы докладтан мөһим өлешләрен бастырабыз, газета укучыларыбызны бу кызыксындырыр дип уйлыйбыз. Тагын бер уртак эш елы узып китте. 2014 елда...

    Иртәгә, 5 февральдә, Яңа Чишмә муниципаль район Советының киңәйтелгән исәп-хисап утырышы узачак, анда муниципаль район Советы рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов 2014 елда эшләнгән эшләр турында отчет ясаячак. Без бүген шушы докладтан мөһим өлешләрен бастырабыз, газета укучыларыбызны бу кызыксындырыр дип уйлыйбыз.
    Тагын бер уртак эш елы узып китте. 2014 елда җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге, иң элек, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, аны социаль яклауга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелде.
    Узган елга йомгак ясап, хаклы рәвештә, бу ел нәтиҗәле булды дип әйтергә була. Шулай да хәл ителмәгән мәсьәләләр һәм проблемалар да җитәрлек.
    2014 елда безнең өчен дә, республикабыз өчен дә төп мөһим вакыйгаларның берсе - ул ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Халык белән җыеннар һәм очрашулар үткәрү (аларда исә 3400 дән артык кеше катнашты) үткән сайлауларның аерым үзенчәлеге булды.
    Май аенда 6 авыл җирлегендә район тарихында беренче мәртәбә референдум үткәрелде. Барлык акча, төгәлрәге 4006 мең сум, халыктан һәм республика бюджетыннан алынды һәм тулысынча үз максатына кулланылды һәм бүгенгесе көндә барлык авыл җирлекләрендә апрель аенда район территориясендә үзара салым кертү турында референдум үткәрү турында халык белән эш алып барыла.
    Икътисад һәм сәнәгать
    2014 елда республиканың муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы буенча безнең район 45 муниципаль берәмлек арасында 8 нче урынны били.
    2014 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт 2013 елдагыдан 4%ка артып 11,3 млрд.сум тәшкил итте. 2014 елда район территориясендә үзебездә җитештерелгән товарлар, эре һәм уртача предприятиеләр башкарган эшләр һәм күрсәткән хезмәтләр 12 млрд.сумлык булды, бу гамәлдәге бәяләрдә 2013 ел белән чагыштырганда 106,4% тәшкил итә.
    Авыл хуҗалыгы продукциясе 2 мәртәбә күбрәк җитештерелде, эшкәртү сәнәгате җитештергән продукция күләме 162,2 млн.сумга артты.
    2014 елда район территориясендә 1 млн. 148 мең тонна нефть чыгарылды, бу узган елга карата 99,7%. Бу тармакта 550 дән артык кеше эшли, вахта алымы белән йөреп эшләүчеләрне дә кушсаң - 800 дән артык кеше, бу - икътисадый актив халыкның 10%-ы.
    Авыл хуҗалыгы
    Авыл хуҗалыгында икътисадның нәтиҗәлелеге нигездә терлекчелекнең торышына бәйле. Бу - авыл хуҗалыгы оешмаларының барлык акчалата выручкаларының өчтән ике өлеше. 2015 елның 1 гыйнварына районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 15389 баш МЭТ исәпләнә, бу узган елгы күрсәткечтән 37 башка күбрәк. 2014 елда 5849 баш бозау алынды (2013 елдагыдан 216 башка күбрәк). Район буенча тулаем 100 баш сыердан 92 бозау алынды. 2014 елда барлык төр милек формасында хуҗалык итүчеләр 31076 тонна сөт җитештерде, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 3130 тоннага күбрәк (111%).
    Авыл хуҗалыгы оешмалары 2014 елда 1 сыердан 4940 кг сөт савып алдылар, бу 2013 елгы дәрәҗәдән - 486 килограммга, республика күрсәткеченнән 87 килограммга артыграк.
    2014 елда барлык төр милек формасында хуҗалык итүчеләр тарафыннан 2794 тонна ит җитештерелде, бу 2013 елгы дәрәҗәдән 55 тоннага күбрәк.
    Район буенча уңыш гектарыннан 20,9 ц тәшкил итте, тулаем ашлык җитештерү - 103 мең тонна.
    2014 елда технологик яктан яңадан коралландыру буенча Дәүләт программасы эшли башлады. Әлеге программа аркасында районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 51,5 млн. сумлык техника һәм җиһазлар сатып алды.
    Хуҗалыкларның финанс эшчәнлегендә акчалата керем объектив критерий булып тора. Район буенча тулаем алганда ул 763 миллион сум тәшкил итте - 2013 ел дәрәҗәсенә карата 117%. Акчалата керем (выручка) арту белән бәйле рәвештә хезмәт хакы 2013 ел дәрәҗәсенә карата 109%ка артып, 11318 сум тәшкил итте.
    "Гаилә фермаларын үстерү" республика программасы кысаларында районда 27 гаилә фермасы эшли, шуның 15 се сөт җитештерү, 6 - терлекләрне симертү, 2 - дуңгызчылык, 2 - сарыкчылык һәм 2 се кошчылык буенча.
    Авылда реаль керемнәрнең үсеш сәясәтендә төп бурыч - шәхси хуҗалыкларның үсешен стимуллаштыру. Халыкның тулаем керемендә 6,3%ны яки 136,3 млн.сумны шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сатудан кергән табыш били.
    Төзелеш һәм ТКХ
    Әлеге өлкәдә 300 дән артык кеше хезмәт куя, 15 предприятие эшли, 600 млн. сумлык хезмәт күрсәтелгән, шул исәптә халыкка 77,3 млн. сумлык хезмәт күрсәтелгән. Республика программалары тарафыннан каралган объектлар төзелеше безнең район буенча сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарылды. 2014 елда 5007 кв.м торак файдалануга тапшырылды.
    Юл төзелеше буенча 194 млн. сумнан артык акча үзләштерелде, район торак пунктларындагы урамнарга һәм юлларга асфальт түшәлде, вак таш җәелде.
    "Көнбатыш" яңа микрорайоны мәйданында зур күләмдә (46 млн.сумнан артыклык) төзү-монтаж эшләре башкарылды. Суүткәргечләр, канализация, югары басымлы газүткәргеч (подводящий) һәм урам газүткәргече, электр линияләре сузылды, 400 кВт-лы КТП-ны монтажладылар, яңа асфальт юллар төзелде.
    Тыныч вакытларда вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл белән сквер төзибез, 9 майда аны ачарга ниятлибез. Яңа Чишмә авылында бер фатирлы 3 йорт һәм өч фатирлы 1 торак йорт төзелеше алып барыла. Черемухово Бистәсендә 100 урынлык мәктәп төзелеше дәвам итә.
    Безнең һәркайсыбызны тарифлар турындагы сорау борчый, тик коммуналь түләүләрне вакытында түләү хакында кайберәүләр әлләни уйланмый.
    Район буенча түләүләрне җыю 101,3% тәшкил итте. Әмма шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча халыкның байтак бурычы бар.
    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ай саен керә торган керемнәрнең 6,3%-ы ТКХга түләүгә китә.
    Кече һәм урта
    бизнес
    Район территориясендә хуҗалык итүче субъектлар арасында кече бизнес һәм эшмәкәрлек субъектлары 44% тәшкил итә. Тулаем территориаль продукт җитештерүдә 13,3% яки 1,7 млрд.сум кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә.
    Район буенча кече бизнесның 83 субъекты һәм 200 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Икътисадый актив халыкның -7800 кешенең 24% яки 1895 се кече бизнес өлкәсендә эшли һәм аларның хезмәт хаклары 2014 елда 22%ка артып, 19531 сум тәшкил итте.
    Район территориясендә 135 сәүдә объекты эшли, алар аркылы 2014 елда 1086 млн.сумлык товар сатылган. 2014 елда җан башына товар әйләнеше гамәлдәге бәяләрдә 78,8 мең сум тәшкил итте, бу 2013 елдагыдан 16 мең сумга күбрәк. Ваклап товар сату әйләнеше үсеше халыкның акчалата керемнәре, район территориясендә товарларның сыйфаты һәм ассортименты арту, шулай ук кулланучылар базарында заманча яңа объектлар ачылу аркасында булды.
    Тормыш сыйфаты
    Тормыш сыйфатын билгеләүче мөһим фактор - халыкның акчалата кереме. 2014 елда халыкта уртача җан башына туры килгән табыш аена 12296 сум тәшкил итте һәм 2013 ел белән чагыштырганда 4,6%ка арткан.
    Эшкә сәләтле халыкның төп керем чыганагы булып элеккегечә хезмәт хакы тора, ул 2014 елда районда 17%ка артып, 25542 сум тәшкил итте, шул исәптә эре һәм урта предприятиеләр буенча 26086 сум яисә уртача республика күрсәткеченнән 85,6%.
    Халык иминлеге (муллыгы), аның тормыш дәрәҗәсе турында сөйләгәндә безнең пенсионерларга да аерым игътибар бирү кирәктер. Халыкның гомуми саныннан чыгып 2015 елның 1 гыйнварына булган торыш буенча 29%ын пенсионерлар тәшкил итә яисә 3985 кеше, шул исәптә 13%-ы эшләүчеләр. Узган елда район буенча уртача пенсия күләме 9410 сум 59 тиен тәшкил итте яисә 2013 елга караганда 9%ка күбрәк һәм пенсиянең уртача республика күләменнән 90% тәшкил итә.
    Банк учреждениеләрендә кертемнәр күләменең 2,2%ка яисә 7,3 млн.сумга артуы 2014 елда халыкның реаль табышы үсеше турында раслый.
    Сәламәтлек саклау
    Медицина үзәкләрендә максатчан профилактик эш алып бару һәм үз вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү үлүчеләр санын киметүгә китерә. Соңгы өч елда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 12,1%ка кимеде, онкологик авырулардан - 9,8%ка, шулай ук ЮТҺ дә алган җәрәхәтләрдән (травма) үлүчеләр саны да кимеде.
    Безнең районда 2014 елда өлкән яшьтәге халыкның аерым категориясенә - 2470 кешегә һәм балалар арасында 1766 кешегә диспансеризация үткәрелде.
    Мәгариф
    2014-2015 уку елында районда 20 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, анда 1533 бала белем ала.
    23 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесендә 599 бала йөри.
    "Мәгариф" өстенлекле милли проекты юнәлешендә "Мәктәп автобусы" проекты гамәлдә. 2014 елның 1 сентябреннән районда 9 мәктәп автобусында 158 баланы база мәктәпләренә китерү оештырылды, автобусларның барысы да "ГЛОНАСС" системасы белән җиһазландырылган.
    "2012-2016 елларда гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау" республика программасына районыбыздан 9 мәктәп кертелде. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә районда 7 мәктәп ремонтланды, бу эшкә 41 млн. 489 мең сум акча тотылды.
    МӘДӘНИЯТ
    Мәдәният бүлеге карамагында 51 учреждение исәпләнә. Авыл клублары төзү программасын тормышка ашыру кысаларында районда "Красный Октябрь" поселогында 200 кешегә исәпләнгән, 413 кв.м мәйданлы күп функцияле үзәк төзелде.
    Районда 7 халык коллективы, балалар театр коллективы, ветераннардан торган 3 һәвәскәр берләшмә эшли.
    Социаль яклау
    2015 елның 1 гыйнварына социаль яклау бүлеге аша дәүләттән социаль ярдәм алучылар саны - 6672 кеше, шуларның 1314-е җаваплылыкның федераль дәрәҗәсенә кертелгән. 2014 елда район халкына 44 млн. 64 мең сумлык социаль ярдәм күрсәтелде.
    2010-2014 еллар арасында ветераннарның тормыш шартларын яхшырту программасы кысаларында 153 млн.168 мең сум акча үзләштерелде.
    163 сугыш ветераны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертелде, 161 кеше субсидия алып, алган торакларына күченделәр.
    Алдагы ел җиңел булырга ошамаган, бу без һәр кимчелегебезне, алга куелган бурычларыбызны үтәмәүгә сәбәп итеп сылтарга күнеккән тышкы факторларга гына бәйле түгел. Ул безгә бер-беребезне мактап, яки кулланучы буларак кына түгел, ә үз районыбызның, республикабызның, дәүләтебезнең гражданы булырга тиешлегебез белән дә җиңел булмаячак. Без илдә барган хәлләрдә җаваплылык тоеп, һәрберебез үз урынында нәтиҗәле эшләргә һәм уңай нәтиҗәләргә ирешергә тиешбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: