Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вячеслав Козлов: «Йорт хуҗалыкларының чисталыгы һәм төзек булуы кеше күңеленең торышын күрсәтә»

23 июльдә район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең урынбасарлары белән Акъяр авылында күчмә киңәшмә үткәргән.

Эш  машина белән авыл буйлап йөрүдән башланган, район башлыгы урамнарның ни дәрәҗәдә төзек булуын карап чыккан.
«Тулаем алганда, зур эш башкарылган инде, әмма авыл эчендәге  территорияләр белән дә эшләргә - буш җирләрдә чүп үләннәрен чабарга, хуҗасыз йортларны тәртипкә китерергә, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүче һәм үзләренең йорт яны участокларын карамаучы ваемсыз хуҗаларга беркетмәләр төзергә кирәк. Йортның чисталыгы кешенең күңел халәтен күрсәтә», - дип ассызыклаган муниципалитет башлыгы.
Аннан соң эш мәдәният йорты залында дәвам иткән, биредә районның бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары икътисади, социаль мәсьәләләр буенча фикер алышканнар.
Аерым алганда, район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева социаль челтәрләрдә район халкыннан  килгән мөрәҗәгатьләр һәм хакимият органнарының интернетта ничек эшләүләре турында сөйләгән.
Сүз уңаеннан, ТР Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе тарафыннан төзелгән социаль челтәрләрдә хакимият органнарының эш сыйфатын күрсәтүче рейтинг нәтиҗәләре буенча, Яңа Чишмә районы Казан шәһәре, Баулы һәм Түбән Кама районнарыннан гына калышып, ТР буенча 4 нче урында тора.
«Социаль челтәрләр - хакимият өчен халык белән яхшы элемтә чыганагы, без кешеләр белән диалог алып барырга һәм тәнкыйть шартларында да алар өчен кызыклы булырга тиешбез», - дип билгеләп үткән Вячеслав Козлов.
Район мәгариф учреждениеләренә азык-төлек китерү мөһим мәсьәлә булып тора, шуңа күрә Вячеслав Козлов кайбер җитәкчеләрне бу мәсьәләгә салкын караулары өчен тәнкыйтьләгән.
«Азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү кебек мәсьәләдә  вак-төякләр булырга тиеш түгел,  товарларны  кабул итүдән башлап, барлык атамаларның да техник биремгә туры килүе, документларның дөрес һәм вакытында рәсмиләштерелүе, продуктларны дөрес саклау - барысы да төгәл эшләнергә тиеш. Мин һәркайсыгызны шәхсән кисәтәм, җитәкчеләр буларак моның өчен сез җаваплы», - дигән район башлыгы.
Акъяр авылында эшне тәмамлап, Вячеслав Козлов гражданнарны кабул иткән, аңа бер авыл кешесе мөрәҗәгать иткән. Аның проблемасын урында хәл иткәннәр.

Источник:https://vk.com/novosheshminskvk

Источник: https://vk.com/novosheshminskvk

Подробнее: http://novoshishminsk.ru/news/novosti-rayona/vyacheslav-kozlov-chistota-i-blagoustroystvo-domokhozyaystv-pokazyvaet-sostoyanie-dushi-cheloveka

Источник: https://vk.com/novosheshminskvk

Подробнее: http://novoshishminsk.ru/news/novosti-rayona/vyacheslav-kozlov-chistota-i-blagoustroystvo-domokhozyaystv-pokazyvaet-sostoyanie-dushi-cheloveka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев