Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Халык иминлеге — беренче чиратта

Яңа Чишмә районы террорчылыкка каршы комиссиянең (ТКК) чираттагы утырышында кешеләрнең иминлеген һәм учреждениеләрнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Узган утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында ТКК секретаре Айгөл Глазунова хәбәр итте. Аның барлык пунктлары да, нигездә, үтәлгән.

Җиңүнең 79 еллыгына, Балаларны яклау көненә һәм Сабантуйларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген тәэмин итүне көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов сөйләде.

Акбүре авыл җирлеге территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлекнең торышы турында АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләр АҖ башкарма комитетының даими контролендә тора, чит кешеләрне яки пропискасыз яшәүчеләрне табу, хуҗасыз торакларны ачыклау максатыннан торак секторына даими тикшерүләр үткәрелә. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә һәм халык арасында даими профилактик эш алып барыла.
Кибердружинаның 2023 ел һәм агымдагы елның беренче кварталындагы эшчәнлеге хакында Яшьләр оешмалары үзәге директоры Дарья Селиверстова хисап тотты.
Балаларның җәйге ял урыннарының террорчылыкка каршы якланышы турында (ДОЛ «Факел») яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ольга Роменская хәбәр итте, ә мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Александр Улитин БДИ, чыгарылыш кичәләре һәм мәктәп яны лагерьларында балаларның җәйге ялын куркынычсыз үткәрү мәсьәләләренә тукталды.

Утырыш ахырында район башлыгы май бәйрәмнәре вакытында дежурлык оештыру, барлык һәйкәлләрне сак астына алу кирәклеге турында аерым билгеләп үтте.

Район халкына шуны искәртәбез, торак пунктларда шикле әйберләр табылганда, таныш булмаган һәм чит кешеләр пәйда булганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында кичекмәстән 2-26-73, 01, 02 телефоннары буенча (кәрәзле телефоннан 101, 102, 112) ЭЭБнең кизү тору частенә хәбәр итегез. ТР буенча Россия ЭЭМнең ышаныч телефоны 8(843)291-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев