Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Халыклар дуслыгы йортында милли әрмән ризыгын әзерләү буенча мастер-класс узган

Балаларга түгәрәк «Гата»ны ничек пешерергә икәнен белгеч - Наира Сагинян сөйләгән һәм күрсәткән.

«Гата» дип аталган милли әрмән ризыгы әрмән халкының тормышында аерым урын алып тора һәм традиция буенча Яңа ел бәйрәменә әзерләнә.

 «Гата» эченә киләсе ел уңыш китерсен дип, тиенләп акча салалар.

«Гата»ның күп төрләре бар: тозлысы да, татлысы да, чикләвеклесе һ.б. Бу искиткеч ризыкның тәме һәрвакыт туган йортны һәм балачакны искә төшерә.

 «Гата» пешерүче хатын-кызлар якын кешеләренә ел дәвамында уңышлар юлдаш булсын өчен, әлеге ризыкны бар тырышлыкларын куеп әзерләгәннәр.

Бу хакта балаларга Халыклар дуслыгы йорты белгече Наира Сагинян сөйләгән, аннары ул балалар белән бергә әлеге тәмле ризыкны пешергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев