Хәрбиләргә җылы оекбашлар (фото, видео)
Районның мәдәният хезмәткәрләре «Хәрбиләргә җылы оекбашлар» акциясенә актив кушылганнар.
Районның барлык торак пунктларында да диярлек җылы йон оекбашлар бәйләгәннәр. Акциядә Чаллы Башы, Зирекле авыллары һәм район үзәге халкы аеруча актив катнашкан.
РМЙда оекбашларны Лидия Сипатрова, Минзилә Гарифуллина һәм Флорида Ибраһимовалар бәйләгән.
Мәдәният хезмәткәрләре 300 пардан артык җылы оекбашлар бәйләгәннәр һәм алар безнең районда мобилизацияләнүче егетләргә җибәрү өчен җыелма пунктка тапшырылган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев