Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа автовокзал булачак

    Бу көн­нәр­дә Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се янын­да яңа би­на тө­зе­леп ята - мон­да ав­то­вок­зал бу­ла­чак. Азат МУ­СИН

    Нур­лат шә­һә­рен­нән кил­гән тө­зе­леш оеш­ма­сы бер ай элек тө­зү эш­лә­рен баш­лап җи­бәр­гән иде, сте­на­ла­ры тор­гы­зыл­ган ин­де. Тө­зе­леш­нең сме­та­да ка­рал­ган бә­я­се 9 млн. сум ти­рә­се, ак­ча рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан бү­леп би­рел­гән.

    Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Мәх­мүт Го­мә­ров без­гә хә­бәр итү­ен­чә, ав­то­вок­зал­да 25 урын­лык пас­са­жир­лар за­лы, ана һәм ба­ла бүл­мә­се, кас­са, бу­фет, по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре өчен бүл­мә, бәд­рәф­ләр бу­ла­чак. Бан­ко­мат ур­наш­ты­ры­ла­чак һәм Ин­тер­нет та то­таш­ты­ры­ла­чак. Тер­ри­то­ри­я­гә ас­фальт тү­шә­лә­чәк һәм тө­зек­лән­де­ре­лә­чәк.

    Объ­ект­ны агым­да­гы ел­ның де­каб­рен­дә фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру план­лаш­ты­ры­ла. Ав­то­вок­зал­ны ач­кан­нан соң мон­да бар­лык тран­зит ав­то­бус­лар тук­та­ла­чак, без­нең рейс ав­то­бус­ла­ры да Ка­зан­га шун­нан куз­га­лып ки­тә­чәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: