Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа бюро составы сайланды

19 февральдә Чаллы Башы авыл мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) Яңа Чишмә җирле бүлеге бюросының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, БТК башкарма комитеты бүлеге начальнигы Данис Шакиров катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырышка татар авылларыннан авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Җыелган халык утырыш башланганчы "Өмет" җирле балалар театры спектакленнән өзек һәм "Талир тәңкә" фольклор ансамбле (аны районда гына түгел, республикада да беләләр) чыгышын карадылар.
2013 елда БТК җирле бүлегенең эшләгән эшләренә аның җитәкчесе Гомәр Фәсхетдинов хисап тотты. Ул бюро әгъзаларының эшенә дә бәя бирде, районда татар теленә өйрәтү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде, чаралар үткәрүгә, сәфәр чыгуларга, бәйрәмнәр уздыруга район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Чыгыш ясаучы тагын агымдагы елга бурычлар билгеләде, яңа бюро составына уңышлы эш теләде.
-Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге билгеле бер эш алып бара, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Наилә Закирова. - Тик системага салынган, планлы эш юк, яңа состав БТК бүлеге эшчәнлеген җанландырырга тиеш, ә район җитәкчелеге бу эштә ярдәм итәчәк. Безнең район күпмилләтле, Аллага шөкер, бездә мөселманнар белән православие динен тотучылар дус-тату яшиләр, милләтара низаглар чыкканы юк. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам, - диде.
БТК башкарма комитеты бүлеге начальнигы Данис Шакиров хәзер дөньяда Бөтендөнья татар конгрессының 400 дән артык иҗтимагый оешмасы (республикада 45 бүлекчә) эшләп килүен билгеләп үтте, алар татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һ.б. саклап калу һәм үстерү буенча төрле чаралар үткәрәләр. Интернетта БТК сайты булдырылды, диде.
Безнең җирлек бүлегенең эшен ул канәгатьләнерлек, дип бәяләде, БТК башкарма комитетының мактаулы "Ихтирамнамә"сен Гомәр Фәсхетдиновка тапшырды. Актив тормыш позициясе алып барган һәм районда татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен ул район башлыгының Мактау грамотасына да лаек булды, аны исә Наилә Закирова тапшырды.
Нәзимә Галимова, Лилия Фәттахова һәм Гөлчәчәк Нурхамәтова БТК башкарма комитетының Рәхмәт хатларына тиенделәр. Район җитәкчелеге исеменнән аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Утырыш азагында БТК җирле бүлегенең 11 кешедән торган яңа составы сайланды. Бюроның җитәкчесе итеп Шахмай урта мәктәбе директоры Камил Хәйруллин сайланды (Гомәр Фәсхетдинов үз теләге белән вәкаләтләрен тапшырды).
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев