Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә аграрийлары 5500 гектарга якын бөртекле культуралар җыеп алган

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 21 июльгә бөртекле культураларның 13% суктырылган.

Нигездә, көзге культураларны җыю бара, алар 13 мең гектардан артык мәйданны били. «Зубов А.В.», «Нурхамәтов З. М.» КФХлары һәм кайбер вак фермер хуҗалыклары көзге культуралар суктыруны төгәлләгәннәр.

Барлыгы 5430 гектар суктырылган, 8315 тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарына 15,3 цетнер тәшкил итә. Игеннәрне җыюда көн саен 50дән артык комбайн эшли.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 32 мең тонна сенаж һәм 11 мең тоннадан артык печән әзерләнгән. «Садыйков М.Х.», «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХлары һәм «Игенче» ҖЧҖ үз пайчыларына печән таратканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев