Яңа Чишмә аграрийлары чәчү мәйданнарының 50% ын чәчкәннәр
4 майга районның авыл хуҗалыгы оешмалары 17,7 мең гектар мәйданда сабан культураларын чәчкәннәр, бу барлык чәчү мәйданының 43% ын тәшкил итә.
Бөртекле сабан культуралары планлаштырылган 26 мең гектарның 12 мең гектарында чәчелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районның барлык хуҗалыклары да туңга сөрелгән җирләрне тырмалауны, күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны һәм тырмалауны төгәлләгәннәр.
Хәзергесе вакытта арпа, бодай, солы, рапс, берьеллык үләннәр һ.б. чәчү бара.
«Агро-Раздолье» ҖЧҖдә бөртеккә кукуруз чәчүгә керешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев