Яңа Чишмә аграрийларында чәчү эшләре ахырына якынлаша
11 майга Яңа Чишмә районында бөртекле сабан культуралары 32,5 мең гектарда чәчелгән, бу барлык чәчүлек мәйданнарының 78,1% ын тәшкил итә.
«Агро-Раздолье» (98%), «Закрома» (92%), «Аксу-Агро» ҖЧҖләрдә, «Әхмәтвәлиева Г.Г.», «Савельев А. А.» КФХларда һәм вак КФХларда бөртекле культуралар тулысынча чәчелгән.
Хәзер хуҗалыклар соңгы культуралар чәчү белән мәшгуль.
Кызганычка каршы, басуга орлыклар һәм ашламалар ташуда тоткарлыклар булу сәбәпле, чәчү агрегатлары тагылган энергия куәтле тракторларның басып тору очраклары да бар. Бу «Агро-Основа» ҖЧҖендә күзәтелә.
Чәчү төгәлләнгәннән соң чәчүлекләрне карау эшләре башлана. Үсемлекләр тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң тырмалауны да алып барырга кирәк, коры һәм эссе һава торышы аркасында, корткычларның активлыгы һәм чүп үләннәренең тиз үсүе күзәтелә - чәчүлекләрне саклау вакыты җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев