Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә авыл җирлекләрендә эшлекле очрашу

26 ноябрьдә Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева Ленино, Тубылгытау һәм Әдәмсә авыл җирлекләренең башкарма комитет секретарьлары һәм бухгалтерлары белән эшлекле очрашу үткәргән

Очрашуның төп темалары -  җирле үзидарә органнары тарафыннан РПФ дәүләт хезмәтләрен күрсәтү турында электрон формадагы гаризалар бирүдә гражданнарга ярдәм итү, 80 яшькә җиткән, хезмәткә сәләтсез өлкәннәрне, шулай ук 1 төркем инвалидларны карау буенча 1200 сум компенсация түләүләрен рәсмиләштерү, эшсез гражданнар белән алдан эшләү өчен электрон түләү эшләре макетын формалаштыру һәм җибәрү.

Лилия Хираҗева РПФ сайтында шәхси кабинетта тәкъдим ителгән дәүләт хезмәтләрен, гаризаларны  дөрес итеп тутыру тәртибен күрсәткән, компенсация түләүләре буенча ике гариза бирелүен искәрткән: берсе  - караучы тарафыннан (карау буенча компенсация билгеләү турында), икенчесе – пенсионердан (карауны башкаруга риза булу турында), шул ук вакытта, өстәмә документлар бирү таләп ителмәвен дә билгеләп үткән.

Соңыннан Лилия Хираҗева карау буенча компенсация түләүләре эшен оператив һәм көйле башкарулары өчен башкарма комитет белгечләренә рәхмәт белдергән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев