Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 1,7 млн. сумлык сөт сата
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 63,6 тоннадан артык сөт сата. Югары майлылыкны (3,8%) исәпкә алып, сату зачет авырлыгында 71 тоннага җитә.
Продукция, нигездә, Яңа Чишмә КМС заводына, шулай ук Чистай һәм Самарага эшкәртүгә җибәрелә.
2020 ел дәрәҗәсенә карата сөт сату 1,4 тоннага күбрәк (102%). «Архангельское», «Скоков Н.А.», «Зубов А.В.», «Вәлиев Ф. Р.», «Садыйков М. Х.» һ. б. КФХда узган ел дәрәҗәсенә яхшы өстәмәләр күзәтелә. Узган елгы күрсәткечләрдән бары тик «Агро-Основа» ҖЧҖдә генә түбәнрәк.
1 кг сөт бәясе - 26,40 сум, бу 2020 елга караганда 1,52 сумга артыграк. Көнлек керем 1,7 млн. сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев