Яңа Чишмә балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли
Район үзәгенең ике балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли.
Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан оештырылган. Төркемнәргә хастаханәдә, даруханәләрдә, азык-төлек кибетләрендә, полиция бүлегендә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында эшләүче әти-әниләрнең балалары кабул ителә.
«Ландыш» балалар бакчасына - 9-10, ә «Кояшкай» балалар бакчасына 6-7 сабый йөри.
Район торак пунктларында балалар бакчалары эше туктатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев