Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә «Музыкаль Татарстан» һәм «Музыкаль Казан» дәресләре үткәрелгән

Туган якны өйрәнү дәресләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган

«Музыкаль Татарстан» дәресе Татарстан композиторларына багышланган иде. Балалар Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Рәшит Кәлимуллин һәм республикабызның башка композиторлары иҗаты белән танышканнар. Укучылар һәм укытучылар фортепиано, баян һәм гитарада татар музыкасын башкарганнар.

«Музыкаль Казан» дәресендә БСМ укучылары республикабыз башкаласының төрле мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән танышканнар. Болар К. Тинчурин исемендәге Татар драма театры, Г. Камал исемендәге театр, «Пирамида» мәдәни - күңел ачу үзәге һәм цирк, Казан дәүләт филармониясенең концертлар залы, И. Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультеты, Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты. Аларның биналары видеопрезентациядә күрсәтелгән. Дәрестә балалар бик теләп җырлаганнар, биегәннәр һәм музыкаль инструментларда татар көйләрен башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев