Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

Быел мәктәп белән 43 дүртенче сыйныф укучысы хушлаша.

Бәйрәм линейкасының төп сәбәпчеләрен - чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның укытучыларын һәм, әлбәттә инде, башка сыйныф укучыларын беренче булып мәктәп директоры Ирина Лихачева сәламләде. Ул балаларга киләчәктә дә мәктәпне онытмаска, беренче укытучыларының йөзләренә кызыллык китермәскә, укуларында һәм барлык эшләрендә дә зур уңышларга ирешергә теләде.
Ирина Лихачева тарафыннан дүртенче сыйныф укытучыларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәктәп исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, мәктәп тормышында актив катнашкан, күп эштә ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәт сүзләре әйтелде.
Бәйрәм линейкасының кунагы - Яңа Чишмә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин да балаларны район хакимияте исеменнән башлангыч мәктәпне тәмамлау белән җылы котлады, аларның киләчәктә дә белем дөньясы буйлап кыю һәм ышанычлы атлауларын теләде.
Мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфисә Фәхретдинова уку елын бишлеләргә тәмамлаган 8 укучыны дипломнар белән бүләкләде, төрле олимпиадаларда җиңү яулаган һәм призерлы урыннарга лаек булган укучыларның исемнәрен атады, беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң актив булганнарын билгеләп үтте.
Аннары укучылар бер-берсен һәм укытучыларын котлап, искиткеч  шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
Уңышлар сезгә, балалар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев