Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Николай Якунинны искә алганнар

Истәлекле чаралар 23 сентябрьдә - ул һәлак булган көндә булып узган.

23 сентябрьдә иртәнге сәгать 10да Яңа Чишмә ЭЭБ бинасындагы мемориаль такта янында анда эшләүче хезмәткәрләр һәм ЭЭБ ветераннары җыелды, - дип хәбәр итте редакциягә ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов.

-Без Якунин Николай Яковлевичның истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдык һәм аны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Аның героик гамәле полиция хезмәткәрләренең яшь буыны өчен һәрвакыт үрнәк булып торачак, шулай ук ЭЭБ ветераннарының күңелендә һәм хәтерендә озак сакланачак.

Аннан соң ЭЭБ хезмәткәрләре ЭЭБ ветераннары белән бергәләп Чирмешән районының Күтәмә авылына лейтенант Якунинның каберенә бардык. Анда да зур булмаган митингтан һәм бер минутлык тынлыктан соң чәчәкләр куйдык.

Шулай ук һәлак булган хезмәттәшебезнең әнисе янында да булдык, быел ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Улының вафатына 30 елга якын вакыт узган булса да, ул безне күргәч, күз яшьләрен тыя алмады. Валентина Филипповна аның турында онытмавыбыз өчен бик рәхмәтле иде. Сөйләшкән арада без аның ничек яшәве турында кызыксындык, проблемалары юкмы, дип сорадык. Ул исә улы Александр, килене Наталья һәм оныгы Николай белән яшәве турында әйтте. «Барысы да яхшы, тик менә аякларым гына авыртып тора», - диде. Без Валентина Филипповнага Казан шәһәрендәге ТР ЭЭМ госпиталендә стационар дәваланырга тәкъдим иттек, тик ул: «Бераз соңрак», - дип җавап кайтарды. Соңыннан ул безгә рәхмәтләрен әйтә-әйтә, иң кадерле кунаклары кебек озатып калды.

Бу сәфәрне оештыруда ЭЭБ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Г.З. Шишкин һәм УУП начальнигы Д.О.Рамазановка, шулай ук әлеге сәфәрдә катнашкан ветераннарга, рухи ярдәм  күрсткән ЭЭБнең башка ветераннарына да зур рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев