Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЭЭБ ветераннарының эше иң яхшысы дип танылган

ТР Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ЭЭМБнең башлангыч ветераннар оешмаларының 2020 елгы эшенә йомгак ясалган

Авыл районнары арасында 1 урын ЭЭМБнең Яңа Чишмә районы буенча отставкадагы милиция подполковнигы В.Ш. Мөхсинов җитәкчелегендәге ветераннар советына бирелгән.

«Хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарганы, шул ук вакытта инициатива һәм һөнәри осталык күрсәткәне, эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ЭЭМБнең Яңа Чишмә районы ветераннар советы рәисе Мөхсинов Вәлиҗан Шәрипҗан улын «ТР буенча ЭЭМның Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләргә (бер тапкыр бирелә торган премия түләү белән)», - диелә ТР ЭЭМ министры, генерал - лейтенант А.В. Хохорин боерыгында.

ТР ЭЭМнең ветераннар оешмасы җитәкчесе Р.Р. Фәхретдинов, район башлыгы В. М. Козлов, ЭЭМнең Яңа Чишмә бүлеге җитәкчелеге, ЭЭМБнең  Яңа Чишмә районы ветераннар советы әгъзалары һәм полиция хезмәткәрләре В.Ш.Мөхсиновны мактаулы исем бирелү белән котлаганнар.

- Мин бу уңышны шәхси җиңү дип бәяләмим, бу коллективның казанышы, дип саныйм. Хезмәтләре өчен зур рәхмәт аларга!, - диде В. Ш.Мөхсинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X