Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә эшмәкәрләре өчен файдалы очрашу булган

Кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев Яңа Чишмә районы эшмәкәрләрен кабул итте.

Аның белән бергә районга кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, салым хезмәте һәм республиканың башка икътисади структуралары белгечләре дә килде.
Эшмәкәрләрне шулай ук ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова, Федераль салым хезмәтенең 12 нче номерлы районара инспекциясе җитәкчесе Альберт Газизов кабул итте.
Район хакимиятенең зур залында җыелган барлык эшмәкәрләр өчен эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.


Семинар башланыр алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов җыелучыларны кече эшмәкәрлектәге эшләрнең торышы белән таныштырды.
-Кече һәм урта бизнес район икътисадында зур роль уйный, - дип билгеләп үтте ул. - Нәкъ менә кече бизнес күпләргә тормышта үз урынын табарга, иҗади һәм эшлекле сыйфатларны күрсәтергә, гаиләне тәэмин итәргә ярдәм итә.
Район территориясендә 303 кече һәм урта бизнес субъекты эшли, үзмәшгульләр саны артты – алар бүген 404 кеше.
Авыл хуҗалыгында – 72 субъект, ваклап сатуда – 125, җәмәгать туклануында - 12 эшмәкәр эшли.
Ваклап сату (38,8%) һәм авыл хуҗалыгы  (25,4%) эшчәнлекнең төп төрләре булып тора.
Тулай территориаль продуктның гомуми күләмендә аларның продукция өлеше 8,3% тәшкил итә.
2020 елда кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 1,6 млрд. сум, ә 2021 елның беренче яртыеллыгында 926 млн.сум тәшкил иткән. 

2021 елның беренче яртыеллыгында җирле бюджетка кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән 24,2 млн. сум салым кергән.
Районның барлык эшмәкәрләрен сәламләп, Фәрит Абделганиев республика икътисадының 25% ын кече һәм урта бизнес тәшкил итә, дип белдерде.
-Без эшкуарларга барлык мәсьәләләр буенча да ярдәм итәбез, аларның бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмый, аларны оператив һәм, нигездә, уңай хәл итәргә тырышабыз, - дип ассызыклады ул. - Бүген дә барлык мәсьәләләр буенча ачык һәм файдалы сөйләшү булачак. Эшмәкәрләр белән мондый очрашулар барлык районнарда да даими үткәрелә.
Аннары ул һәм район башлыгы эшмәкәр Сергей Заворохинны юбилее белән котладылар, аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Соңыннан Фәрит Абделганиев Вячеслав Козлов белән бергә эшмәкәрләрне кабул иттеләр, ә залда укыту семинары башланды.
Вячеслав Козлов, Фәрит Абделганиев һәм Юлия Наумова берничә эшмәкәрнең эш урынына бардылар - Наил Хөснетдинов һәм Рамил  Нуртдиновның икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен җитештерүне карадылар,  «Чишмә» җитештерү кооперативының сырганак кырында булдылар.
Чара спикерлары катлаулы шартларда бизнес алып баруның нечкәлекләре, Электрон сәүдә үзәге аша эш итүдәге актуаль мәсьәләләр, салым рисклары, җитәкчелекнең гади кагыйдәләре турында сөйләделәр, консультацияләр үткәрделәр һәм күп кенә сорауларга җаваплар бирделәр.
Кыскасы, безнең район эшмәкәрләре өчен бик файдалы, ачыктан-ачык һәм җентекле очрашу булды, алар байтак сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев