Яңа Чишмә эшмәкәрләре Казандагы ярминкәдә катнашканнар
Узган якшәмбедә безнең эшмәкәрләр Казанда узган беренче көзге ярминкәдә катнашканнар.
12 сәүдә ноктасында 1 тоннадан артык ит, 1 тоннага якын бөртек, 600 литр сөт, 1,2 тоннадан артык яшелчә, 80 тоннадан артык кош-корт түшкәсе, 200 килограмм бал сатылган.
Ярминкәгә килгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан җитәкчелеге эшмәкәрләргә югары бәя биргән. Барлык продукция сәгать унга сатылып беткән, керем 600 мең сумга якын тәшкил иткән.
Киләсе ярминкә - 2 октябрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев