Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә эшмәкәрләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр

Район эшмәкәрләре дини корылмаларны ремонтлауда һәм төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтәләр.

Тубылгытау авылы мәдәният йортында мәчет имамнары, АҖ башлыклары һәм район эшмәкәрләре очрашуы булып үтте, аны район мөхтәсибәте оештырган иде.

- Очрашуыбызның төп максаты - барлык эшмәкәрләргә, район җитәкчелегенә һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерү, - диде район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов.

Соңгы елларда районда дини корылмалар төзү, ремонтлау һәм төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды, төрле чаралар үткәрелә, бу хакта төшерелгән документаль фильмда күрсәтелде. Берничә мәчет ремонтланды, Яңа Чишмә мәчете каршында мәдрәсә һәм Акъярда яңа мәчет төзелә, Бакташта яңа мәчеткә нигез салынды һ.б. Боларның барысы да меценат - эшмәкәрләрнең химая ярдәме белән эшләнә.

Республикабызның башка районнарында да шундый ярдәм күрсәтелә, бу хакта Казаннан килгән кунак - ТР Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт Әюпов сөйләде. Иганәчеләр ярдәме белән зиратлар төзекләндерелә, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә, төрле чаралар үткәрелә. Ул шулай ук Яңа Чишмә районының изге урыннары буенча туристлык маршрутын булдыру мәсьәләсен дә өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте. «Бу кызыклы маршрут булачак, сездә туристлар өчен карарлык нәрсәләр бар», - дип нәтиҗә ясады ул.

Хакимияттә дин мәсьәләләре буенча куратор, район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин район җитәкчелеге исеменнән химаяче эшмәкәрләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт

белдерде һәм районда конфессияара каршылыклар юклыгын, тынычлык һәм татулык хөкем сөрүен билгеләп үтте. Мөмкинлек булган саен, чиркәүләр һәм мәчетләр район хакимиятеннән дә ярдәм ала.

 «Агро-Основа» ҖЧҖ генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов һәм эшмәкәр Людмила Арбузовалар эшмәкәрләр исеменнән чыгыш ясады. «Мондый ярдәм чын күңелдән күрсәтелә, иң мөһиме - безнең зиратлар, чишмәләр, чиркәүләр һәм мәчетләр төзекләнә, чистара һәм матурлана», - диделәр алар.

Очрашу ахырында Илгиз хәзрәт Әшрапов тагын бер кат барысына да рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә уңышлар теләп, барысын да мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбендә оештырылган чәй табынына чакырды. Сүз уңаенда, мәктәп бинасы да эшмәкәрләрнең саллы ярдәме белән төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев