Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә гимназиясендә дәресләр, мастер-класслар һәм халыклар фестивале семинарында

Мәктәп директорларының район семинары Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.

Гадәттә, «семинар» сүзе озакка сузылган киңәшмәләр һәм «кәгазь буенча» озын докладлар, ямансу җыелышлар белән ассоциацияләнә. Әмма күптән түгел Яңа Чишмә гимназиясендә булып узган мәктәп директорларының район семинары моның киресен исбатлады. Баксаң, бу чараны бик тә мавыктыргыч, танып-белү, күңелле, матур һәм креатив итәргә мөмкин икән бит. Һәм монда педколлектив, мәктәп укучылары, гимназия җитәкчелеге, ата-аналар комитеты бик тырышты, аларга мактау һәм хөрмәт. Моннан тыш, кабул итүче якның җылы кунакчыллыгы турында да искәртеп узарга кирәк.

«Укучыларның дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру» темасына формулировка канцеляризм белән бераз куркытты куркытуын, әмма бу аның тормышка ашырылуына берничек тә йогынты ясамады. Семинарда катнашучыларны бик бай программа көтә иде: ачык дәресләр, мастер-класслар, тренинглар, матур күргәзмәләр, музыкаль-әдәби фестиваль һ. б. Мәктәп җитәкчеләре физик культура, инглиз теле, физика, рус теле буенча 15 минутлык дәресләрдә, «Киләчәккә караш» дип аталган укучыларның фәнни җәмгыяте утырышында булдылар, укучыларның проект эшчәнлеге, ТДИ һәм БДИга әзерлек буенча белем бирү технологияләре белән таныштылар. Моннан тыш, алар финанс грамоталылыгы буенча уен-аукционда, психологик тренингта, мәгълүмати технологияләр буенча проект өстендә эшләүдә катнаштылар, «Үсеш ноктасы» күргәзмәсен карадылар. Гимназия тарафыннан әзерләнгән чараларның бу әле тулы исемлеге түгел. Аларның кайберләрендә өлгереп, калганнарында булмаганыбызга да бераз үкендек. Дәресләр кызыклы иде, чөнки заманча белем бирү методикалары нигезендә эшләнгән (балалар дәресләрдә мавыгып эшләсен һәм материалны яхшырак истә калдырсын өчен).

5нче сыйныф укучылары рус теле дәресендә танылган павловопосад яулыгы тасвирламасында сыйфат разрядларын өйрәнде. Балаларга ярдәмгә фильм-презентация күрсәтелде. Балалар яулыкның барлык сыйфатлары турында гына түгел, ә рус халык һөнәрчелеге тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Тема очраклы гына сайланмаган, чөнки семинар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

11 нче сыйныф физика дәресендә физик законнарны раслап, тәҗрибә үткәрде, ә дәрес «Эксперимент – ул БДИга әзерлек коралы» дип аталды.

Аннары семинарда катнашучылар чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле буенча БДИга әзерләнгәндә ничек критик фикер йөртергә өйрәнүләрен күзәттеләр. «Виртуаль музей» дигән мастер-класс Google компаниясенең «Җир планетасы глобусы» дигән яңа 3-D кушымтасына багышланган иде, аның ярдәмендә Җирнең теләсә кайсы ноктасының өслеген виртуаль рәвештә күрергә һәм, хәтта, аның буенча «йөрергә» дә була. Мәктәп директорлары Африкада, Көньяк Америка пампасларында булдылар һәм сәяхәтне Рим Колизее янында төгәлләделәр. Шәхси тикшеренү проектын бер-бер артлы ничек әзерләргә кирәклеген 10 сыйныф укучылары химия дәресендә күрсәттеләр.

Реактивлар ярдәмендә балалар чипслар составында төрле зарарлы кушылмаларның булуын билгеләделәр. Сораштыру һәм тәҗрибә нәтиҗәләре буенча балалар әлеге продуктның сәламәтлек өчен зыяны турында нәтиҗә ясадылар.

Финанс грамоталылыгы дәресендә уен-аукцион бик җанлы һәм күңелле үтте. Катнашучыларга 100 сумлык купюралар тараттылар (чын акчалар түгел) һәм Интернет-кибеттән товар сатып алырга тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, хаталарсыз гына булмады, аның каравы, сатучыларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнен белделәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы темасы буенча әзерләнгән семинар дәвам итте.

Ата-аналар комитеты белән берлектә татар, рус, чуаш һәм әрмән халыкларының милли ризыкларыннан торган күргәзмә оештырылды.

Биредә ниләр генә юк иде: төрле-төрле кондитер әйберләреннән алып пешкән ит ризыкларына кадәр. Семинарда катнашучылар ашамлыкларның матур бизәлешен, ә проба ясаганнан соң - аларның тәмен югары бәяләделәр.

Гимназия килгән кунакларны концерттан башка гына җибәрсә, гимназия булмас иде. Укытучылар җитәкчелегендә укучылар «Мәдәнияте һәм теле исән булса, халкы да яшәр» дигән девиз астында Россия һәм дөнья халыклары фестивален әзерләгән иделәр.

Анда төрле милләт вәкилләренең балалары кунакларны үзләренең мәдәнияте белән таныштырдылар, талантлары белән сөендерделәр. Күңелле «Масленица»да җырлар, такмаклар җырладылар, дәртле «Яблочко» рус халык биюен башкардылар.

Аннан соң борынгы «Аулак өй» татар халык уены - җырлар, мәзәкләр белән үрелеп барды.

Укучылар Россиянең һәм дөньяның төрле халыклары телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Туган телләрдән тыш, балалар мәктәптә чит телне дә өйрәнәләр. Әлеге чарада алар инглиз телендә «Өч дуңгыз баласы» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Концерттан соң укучылар кунакларга тагын бер сюрприз тәкъдим иттеләр. Семинар барган арада, алар зур булмаган видеорепортаж төшерергә дә өлгергәннәр икән. Семинарга йомгак ясап, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлфия Сираева һәм гимназия директоры Эльвира Мәхмүтова бу очрашу аның катнашучылары өчен файдалы узуына ышаныч белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев