Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә интернат-йорты изоляциягә ябылган

Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 19 октябрьдән карантинда.

Интернат-йортта яшәүче 50 кеше белән бергә Картлар йорты директоры Залина Лизунова һәм аның җитәкчелегендәге 11 хезмәткәр дә изоляциядә. Алар арасында пешекче, шәфкать туташы, няня, мунча хезмәткәре (банщица), котельный операторы, социаль эш буенча белгеч һәм башкалар бар. Барысы да икеләтә йөкләнеш белән эшлиләр. - Бездә туклану, медицина һәм башка хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле әйберләр җитәрлек, - диде безгә телефон аша сөйләшүдә Залина Лизунова. - Изоляция эпидемиологик хәл яхшырганчы дәвам итәчәк, беренче смена ике атнага сузылачак. «Без төшенкелеккә бирелмибез, чөнки әлеге чаралар уртак 
иминлек максатларында күрелә, барысына да нык сәламәтлек телибез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип өстәде ул әңгәмә ахырында.
Без дә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта яшәүчеләргә, шулай ук  андагы хезмәткәрләргә сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев