Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә Интернат-йортында «Әниләр өчен матурлык көне» уздырылган

Социаль эш буенча белгечләр үз карамагындагы хатын-кызларны сөендереп, алар өчен чәчтараш һәм матурлык салоны оештырганнар

Бу учреждениегә язмыш җилләре тарафыннан  килеп эләккән хатын-кызлар да бит кемнеңдер әнисе һәм әбисе, тик яннарында балалары гына юк. Шуңа күрә Интернат-йорт хезмәткәрләре шушы апалар  турында һәрвакыт кайгыртып, аларга күңел җылысын бүләк итәргә тырышалар, борчуларын һәм шатлыкларын  уртаклашалар.

«Яңа Чишмә интернат - йортында Әниләр көне - җылы, матур бәйрәм булып үткән.  Әниләргә күпме генә яхшы сүзләр әйтсәң дә, җитмәс кебек», - дип яза редакциягә  социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина. - Бу көнне әниләрнең хәлен белеп, котлап, кечкенә генә  булса да бүләк бирү гадәткә кергән. Без дә монда яшәүче хатын-кызларны сөендерергә уйладык һәм аларга «Әниләр өчен матурлык көне» оештырдык. Без алар өчен  чәч кистерү һәм буяу, прическа һәм макияж ясау процедураларын үткәрдек. Ә соңыннан барысын да фотога төшердек.  Матурланып киткән әниләр һәм әбиләр канәгать калдылар.

 Кадерлеләребез, без сезгә нык сәламәтлек телибез, һәрвакыт үзегезгә карата  игътибар, кайгырту һәм ярату тоеп яшәгез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X